САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Айсылу Кәлимуллинаның матур шигырь юлларын тәкъдим итәбез

РӘХИМ ИТЕП, УКЫГЫЗ!

 

Нинди матур безнең татар теле,
Нинди моңлы татар көйләре.
Сокланырлык гүзәл татар халкы,
Чиста,төзек татар өйләре.

Туган җир

Бәхет эзләп читкә китүчеләр,
Аерыла туган җиреннән.
Башка милләт булса сөйгән яры,
Мәхрүм кала ана теленнән.

Башка төрле була гореф- гадәт,
Башка була телләр,диннәр дә.
Дөнья куган чакта беленми дә,
Ни көтәре алгы көннәрдә.

Яши- яши аңлашыла барып,
Авырлаша икән аңлашу.
Нәтиҗәсе булып төрлелекнең,
Бетә бара хөрмәт,санлашу.

Телләрең дә ана сөте белән,
Аваз салган сүзне эзлиләр.
Күзләрең дә синең милләтеңә,
Охшаш кешеләрне күзлиләр.

Милләт уртаклыгы кирәклеген,
Олыгайгач кына аңлыйсың.
Үкенүдән файда тапмыйсың да,
Узган елны бора алмыйсың.

Яшьлегеңә юллар булмаса да,
Юллар дәшә туган якларга.
Җирсеп арган күңел канатларың,
Алып кайта бала чакларга.

Туган якта калган истәлекләр,
Җылыталар сүнгән күңелне.
Туган җирнең туфрагына ятып,
Елавы да,хәтта,күңелле!

Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева.

Фото: Альбина Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев