САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең телефон сезне күзәтә: Роскачество ноутбук камерасын скотч белән ябыштырып куярга кушты

Ведомство белгечләре әйтүенчә, Интернетта бар кешене дә гадел дип уйлау ахмаклык, шуңа күрә "цифрлы гигиена" кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Интернет аша кешеләрне алдау белән шөгыльләнүчеләр - заманча әйткәндә киберҗинаятьчеләр кулына эләкмәс өчен кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

 Беренчедән, инде күп тапкырлар әйтелгән иске кагыйдә - антивирус урнаштырырга һәм аны яңартып торырга. 

 Роскачество ноутбукларның камерасын һәм микрофонын скотч белән ябыштырып куярга куша. Хакер компьютерны вата икән, сезне күрә һәм ишетә алмасын өчен кирәк. "Бу паранойя булып тоелырга мөмкин, әмма үзегез өйдә булганда да ишекне бикләп куясыз бит", - ди ведомство белгечләре. Алар әйтүенчә, компьютерны ватып кына хакерлар әллә нәрсәгә ирешә алмый. Ә менә камера яки микрофонны кулга төшерә икән, алар өйдә нәрсә булганны карап һәм ишетеп тора алачак.

 Телефоннар белән катлаулырак. Беренчедән, сезгә шпион сылтамалар җибәреп һәм сезнең аны телефоныгызга урнаштыруыгызга ирешеп, бөтен нәрсәне күзәтеп торырга мөмкиннәр. Мәсәлән, сезнең уйлаганыгыз бармы - хәтта фонарь өчен сылтама урнаштырганда да ул фотоларыгызны карарга рөхсәт сорый. Ни өчен кирәк ул? Сезне күзәтеп торыр өчен ди белгечләр.

 Хәтта сезнең телефоныгызда ниндидер программалар юк икән, телефон сезнең өстегездән шымчылык итүне дәвам итә. Мәсәлән, ватсап кебек мессенджерлар "хуҗаларын" күзәтү белән шөгыльләнә - аның тавышын таный һәм анализлый. 

 "Моннан берничек тә качып булмый. Моны шундый күренеш итеп кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә яшерен сөйләшүләр вакытында телефоныгызны сүндерегез", - диләр Роскачествода.

Реклама

 Шулай ук төрле программалар урнаштырганда микрофонга, камерага, фотогалереяга, геолокациягә рөхсәт бирмәскә тырышыгыз. Дөрес, күп кенә программалар мондый рөхсәттән башка эшләми. 

 "Касперский лабораториясе" белгече Александр Халимоненко Роскачествоның бу киңәшләрен хуплаган. Хакерлар, төрле программалар аркылы камера һәм микрофонга тоташырга мөмкинлек таба һәм кешене күзәтеп йөри башлый. Шул сәбәпле, кайбер телефоннарга махсус датчик куелган. Камера тоташкан вакытта алар сигнал бирә. Шулай итеп, хакер телефон камерасын тоташтырганда сез аны ишетергә мөмкинсез. 

 Мәгълүмат министрлыгы матбугат секретаре Евгений Новикова да бөтен җаваплылыкны антивирусларга гына кайтармаска куша. Ул программалар урнаштырганда контактларга рөхсәт бирүдән баш тартырга куша. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/kadak/sezne-telefon-sezne-k-z-t-roskachestvo-noutbuk-kamerasyn-skotch-bel-n-sylap-kuyarga-kushty/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X