САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сар­ман­ның Та­тар Иле­ге ел­га­сы бу­енда тө­зек­лән­де­рү эшләре бара

Рес­пуб­ли­ка­да игъ­лан ител­гән Су сак­лау зо­на­ла­ры елы кы­са­ла­рын­да алып ба­ры­ла тор­ган эш­ләр­нең бер­се - Сар­ман­ның Та­тар Иле­ге ел­га­сы бу­ен тө­зек­лән­де­рү. Би­ре­дә эш­ләр июль ахы­ры­на тө­гәл­лә­нер­гә ти­еш. Илек­саз ягын­нан тө­шү­че бу ел­га­ның Сар­ман­да Рә­фый­ков ура­мы ба­шын­да яр­ла­рын, якын-ти­рә­сен тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нә уз­ган көз­дән үк ке­реш­те­ләр - ул ти­рә­дә­ге ко­ры­ган, кар­тай­ган агач­лар­ны ки­сеп,...

Рес­пуб­ли­ка­да игъ­лан ител­гән Су сак­лау зо­на­ла­ры елы кы­са­ла­рын­да алып ба­ры­ла тор­ган эш­ләр­нең бер­се - Сар­ман­ның Та­тар Иле­ге ел­га­сы бу­ен тө­зек­лән­де­рү. Би­ре­дә эш­ләр июль ахы­ры­на тө­гәл­лә­нер­гә ти­еш.

Илек­саз ягын­нан тө­шү­че бу ел­га­ның Сар­ман­да Рә­фый­ков ура­мы ба­шын­да яр­ла­рын, якын-ти­рә­сен тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нә уз­ган көз­дән үк ке­реш­те­ләр - ул ти­рә­дә­ге ко­ры­ган, кар­тай­ган агач­лар­ны ки­сеп, чис­тар­ту баш­лан­ган иде. Бү­ген ин­де ел­га буе та­ны­мас­лык бу­лып үз­гәр­де. Ан­да буа бу­ыл­ды, янын­да ял итү, ба­ла­лар өчен уен мәй­дан­чык­ла­ры ясау эш­лә­ре ба­ра. Бе­тон эш­лә­ре тө­гәл­лән­гән, ба­га­на­лар­га ут­лар су­зыл­ган, га­зон­нар­га ка­ра бал­чык, ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­ры­на ком кай­тар­ты­лып, ти­гез­ләү ба­ра. Ба­ла­лар өчен уен җай­лан­ма­ла­ры да шу­шы ара­лар­да ур­наш­ты­ры­ла­чак, алар­га за­яв­ка­лар би­рел­гән. Йө­реп ары­саң, саф һа­ва су­лап озаг­рак уты­рыр­га уй­ла­саң, эс­кә­ми­я­ләр дә бу­ла­чак.

Эш­ләр­не «ПМК-Ме­ли­о­ра­ци­я» җәм­гы­я­те баш­ка­ра. Алар өчен бы­ел­га ка­рал­ган 18,5 мил­ли­он сум ак­ча рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан бү­ле­неп би­рел­гән. Бы­ел­га ди­гән­нән, баш­ка­рыл­ган бу эш­ләр ел­га бу­ен тө­зек­лән­де­рү­нең бе­рен­че эта­бы гы­на икән әле. Ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның инф­рас­тук­тур үсеш бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Флер Әх­мәт­шин әй­тү­ен­чә, тө­зек­лән­де­ре­лү­че тер­ри­то­ри­я­не та­гын да ки­ңәй­тү, ан­да сәх­нә, ка­фе­лар ур­наш­ты­ру, су бу­е­на тө­шү өчен бас­кыч­лар кую планлаш­ты­рыл­ган.

Кыс­ка­сы, ме­нә ди­гән ял итү уры­ны пәй­да бу­ла­чак би­ре­дә. Без кем­нән ким соң әле?! Шә­һәр җи­ре­нә бар­гач, ан­дый урын­нар­ны кү­реп, кы­зы­гып кай­та тор­ган бул­сак, ме­нә хә­зер үзе­без­дә бу­ла­чак ул. Ял итү уры­ны­ның да, үзе­без­нең дә ка­дер­не бе­леп яши­се ге­нә ка­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев