САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманның "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Алтыновлар гаиләсен район газетасына яздырды

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!" социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара...

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!" социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да акциягә кушылып, әнисе Хәмдия апаны һәм, инвалидлар декадасы уңаеннан, Сарман авылыннан Алтыновлар гаиләсен "Сарман" һәм "Новый Сарман"га яздырды.

- Без элек-электән "Сарман" газетасын яратып укыйбыз, аның һәр санын көтеп алабыз. Шуңа да "Сарман" әнием өчен зур бүләк булыр, дип уйлыйм, -ди Гөлнара Ильясовна. - Район тормышы, үткән, үтәчәк барлык чаралар белән без газета, сайт аша танышабыз. Райондашларыбызның ирешкән уңышларын укып сөенәбез, борчулары булса - көенәбез. Газетада кызыклы материаллар җитәрлек. Яше дә, карты да аннан үзен кызыксындырган сорауларга нигезле җавап таба ала. "Сарман" безнең өстәл китабы кебек. Алга таба да аның укучылары күп булсын.

Сез дә акциягә кушылырсыз, дип уйлыйбыз хөрмәтле, газета укучылар! Аңа почта бүлечәләрендә дә, хат ташучылар аша да, дәүләт хезмәтләре порталында да язылырга мөмкин. Еракта яшәүчеләрне исә газетаның электрон вариантына яздыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев