5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сарманның "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Алтыновлар гаиләсен район газетасына яздырды
Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!" социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара...
-
Район территориясендә укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр күп
2-4 декабрьдә кичке якта булган рейдлар барышында Сарман районы территориясендә 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланды. Моннан тыш, укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр саны да күп. Алар 12 иде. Шулай ук кагыйдә бозучылар арасында 3 иминиятләү полисыннан башка, 2 төзек булмаган транспорт чарасы белән йөрүче административ...
-
Җәлилдә "Хороший доктор" стоматология үзәге эшли
"Теш сызлаудан да яманы бар микән?" Бу халәт белән безнең барыбыз да таныштыр, чөнки медицина статистикасына караганда, кариес дөньяда иң киң таралган чирләрнең берсе булып тора. XIX гасырның башында гына тешне чистарта торган кул бораулары барлыкка килә, ә йөзьеллыкның азагында инде стоматология креслоларын да уйлап табалар. Шулай да авырткан тешне...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тутырылган батон
Сезгә тутырылган батон рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - батон - 1 данә; - кәтлит - 2-3 данә; - тавык йомыркасы (пешерелгән) - 2 данә; - яшеллек, маринадланган кыяр, кетчуп яки соус - тәм буенча; - сыр - берничә телем. Батонны кичтән ясый башлыйбыз. Аны урталай кисәбез, йомшагын алабыз, кетчуп...
-
Районнан биш егет Сергиев-Посад районы Шарапово бистәсенә хәрби хезмәткә киттеләр
Күптән түгел Сарман һәм Мөслим районнарыннан 5 әр егет Сергиев Посад районының Шарапово бистәсендәге 14258 нче частендә хәрби хезмәт үтәргә киттеләр. Билгеле булганча, әлеге частьне район шефлыкка алды. Бүгенге көндә анда безнең районнан да, Мөслимнән дә 17 шәр егет хезмәт итәләр. Сарман районыннан армиягә китүчеләр арасында 3 егет - Җәлил...
-
Сарманда инвалидлар арасында автомобиль йөртү осталыгы бәйгесе узачак
8 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Сарманда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе үтәчәк. ДОСААФның Сарман җирле оешмасы советы бинасына җыеласы.