САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Тукай әсәрләренә сәяхәт иттеләр

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көне билгеләп үтелә. Безнең Сарман "Сандугач" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханова белән берлектә Габдулла Тукайның әсәрләренә сәяхәт иттеләр. Бәйрәм иртәсе барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, шигырьләре сөйләнде, "Су анасы", "Бала...

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көне билгеләп үтелә. Безнең Сарман "Сандугач" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханова белән берлектә Габдулла Тукайның әсәрләренә сәяхәт иттеләр. Бәйрәм иртәсе барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, шигырьләре сөйләнде, "Су анасы", "Бала белән күбәләк", "Карлыгач" әсәрләре сәхнәләштерелде, уеннар уйналды һәм балаларга бик күп шатлык, сөенеч китерде. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята. Балалар әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары" дигән темага рәсемнәр, тозлы камырдан әсәрләр өзеге ясадылар.

Алия Шәйхетдинова, "Сандугач" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе.

Бакчада «Тукай яши» проектының йомгаклау этабы узды. Кечкенәләр «Нәниләр һәм Тукай», мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Тукай эзләре буйлап» дигән бәйрәм иртәләре күрсәтте. Балалар кызыклы шигырьләрне, җырларны сәхнәләштерделәр, Су анасы, Шүрәле булып та уйнадылар. Тукайның гомер юлы слайд аша күрсәтелде.Соңыннан балаларга бакча җитәкчесе грамоталары тапшырылды.

Фирдания Гәрәйханова, музыка җитәкчесе Эльза Гыйльметдинова, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев