САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында “Мәгърифәт нуры” дигән әдәби-музыкаль иртә узды

Гадулла Тукай - исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алган бөек шыгыйрь. Шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле, моңы, рухы, язмышы да. Ул - чын мәгънәсендә халыкның үз улы.Әдәбият күгендә нибары җиде-сигез ел ялтырап,үз йолдызлыгын - шигъри мәктәбен булдырган остазның мирасы бай һәм күптармаклы. "Әллүки", "Тәфтиләү", "Туган...

Гадулла Тукай - исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алган бөек шыгыйрь. Шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле, моңы, рухы, язмышы да. Ул - чын мәгънәсендә халыкның үз улы.Әдәбият күгендә нибары җиде-сигез ел ялтырап,үз йолдызлыгын - шигъри мәктәбен булдырган остазның мирасы бай һәм күптармаклы. "Әллүки", "Тәфтиләү", "Туган тел" кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. "Туган тел" җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый."Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык" әкиятен кемнәр генә белми? Тукайның менә шул күпкырлы талантын искә алып,балаларга аны татар әдәбиятының иң якты йолдызларының берсе буларак таныту омтылышы белән яшибез.

Шул уңайдан Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Мәгърифәт нуры" дигән әдәби-музыкаль иртә узды.

Гөлназ Хаертдинова, Люция Фәррахетдинова, тәрбиячеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев