Сарманнан Равил Талипов инглиз телен югары дәрәҗәдә белә
23 апрельдә Инглиз теле көне билгеләп үтелә. Аңа нигез 2010 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иҗтимагый мәгълүмат департаменты тарафыннан салына. Максаты – күптеллелек һәм мәдәни төрлелекне бәйрәм итү, шулай ук БМОның барлык алты рәсми теленең дә тигез дәрәҗәдә файдаланылуына ярдәм итү. Бу дата бөек инглиз драматургы Уильям Шекспирның вафат булган көне уңаеннан сайланган. Районыбызда инглиз телен югары һөнәри дәрәҗәдә белүче һәм гомерләренең шактый өлеше шул тел белән бәйле кешеләр бар. Аларның берсе – Сарман авылында яшәүче Талипов Равил Камил улы.
Ул – безнең иң актив абунәчеләребезнең берсе дә. Инглиз теле көне уңаеннан, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Иң элек үзегез белән таныштырып үтегез әле.
– 1950 елда районыбызның Күктау авылында туып-үскәнмен. Ул – бер урамлы гына бик матур авыл. Аңа 1910-1912 елларда, башка чыгып, Юлтимердән күчеп утырган яшь гаиләләр нигез салган. Авылның бер ягында – Петровка спирт заводы, икенче якта – француз урманы. Революциягә кадәр монда французлар гаиләсе яшәгән, һәм бу территория аларныкы булган, шуңа күрә алар исеме белән аталган да. Авылның түбәнге ягыннан көмеш сулы Игәнә елгасы ага. Ә менә урамның тау итәгендә урнашкан ягында, тигез рәт булып, агачлар үсә. Элек бакчалар бик зур булып, тау битенә кадәр сузылганнар. Ил башына Никита Хрущев килгәч, бакчаларны кискәннәр һәм аларның чигенә, тигез итеп казыклар кагып, читән үргәннәр. Бу агачлар менә шул таяклардан үсеп чыкканнар.
– Кайда укыдыгыз?
– Сигез сыйныфны Петровка авылы мәктәбенә йөреп укыдым. 9-10 сыйныфларны Сарман урта мәктәбендә тәмамладым. Без аны бетергән елны ике рус, ике татар классы чыкты. Мәктәпне 2 укучы, шул исәптән мин дә, – алтын, 4 укучы көмеш медальгә тәмамлады. Өч ел хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем, «КамАЗ» төзелешендә эшләп алдым. Аннан соң Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының экономика факультетына укырга кердем.
– Инглиз телен кайчан өйрәнә башладыгыз?
– Мәктәптә һәм университетта немец телен укыттылар. 4-5 нче курсларда укыганда, инглиз теле курсларына язылдым. Ул вакытта әле тормышымда бу тел кирәк булыр дип, уема да китермәгән идем. Университетны тәмамлагач, КамПИда политэкономия укыттым. Бу фән бик кызыклы. Укыганда, «Капитал»ны тирәнтен өйрәндек. Россиядә революция, НЭП, коллективлаштыру, индустриальләштерү политэкономиягә нигезләнеп тормышка ашырылган. Ни өчен төрле-төрле формалар кулланылган соң? Әйтик, индустриальләштерү булмаса, корал, машина, танклар булмас, ил үзен яклый алмас иде. КамПИда сигез ел эшләгәч, Мәскәүдә Америка университеты оештырган Халыкара бизнес мәктәбендә укыдым. Менә шул вакытта кирәк булды да инде инглиз теле. Укулар тулысынча шул телдә алып барылды, дәреслекләр дә шул телдә иде.
– Анда уку авыр булдымы? Экономик терминнар да күп булгандыр.
– Чит тел миңа җиңел бирелде. Гомумән, үз туган телен белгән кеше чит телне җиңелрәк үзләштерә. Рус телен дә белсәң – тагы да яхшырак.
– Андый дәрәҗәле уку йортын тәмамлагач, мөгаен, эш урыныгыз да шундый булгандыр?
– Мин эшкә Алабуга автомобиль заводына кайттым. Аның тарихы бик кызыклы. Ул заман җилләре нәтиҗәсендә күп үзгәрешләр кичергән, күп кыенлыкларны җиңеп чыккан. 1984 елда Алабугада бик зур трактор заводы төзү турында карар чыгарыла. Ләкин, безгә ул кадәр трактор кирәк түгел, машиналар кирәк, дип, 1988 елда аны автомобиль заводы итеп үзгәртәләр. 1990 елларда, СССР таркалгач, төзелеш туктатыла. Ул вакытка әле бер генә завод төзелеп өлгергән була. Төзелеш вакытында анда 30-50 мең кеше эшли. Заводны ничек кулланырга, дип баш вата башлыйлар. Чит илләр белән уртак предприятиеләр төзергә, дигән карарга киләләр. Бу – 1995-1996 еллар. Иң элек Американың дөньяда беренче урында булган «Дженерал Моторс» дигән компаниясе белән уртак предприятие төзелде. Россиядә шундый төрдәге беренче предприятие булды ул. Берничә ел эчендә анда 3,5 мең «Шевроле-Блейзер» автомобиле чыгарылды. 1998 елгы дефолттан соң бу проект туктатылды. Кытайлар, төрекләр, чехлар белән дә шактый проектларны тормышка ашырдык. Минск трактор заводы белән «Беларус» тракторлары чыгардык. Экскаватор, погрузчик, җир сөрә торган техника, детальләр дә җитештердек. Шулай да Алабуга автомобиль заводының төп продукциясе скважиналар ремонтлый торган агрегат булды. 2005 елда ил күләмендә махсус экономик зоналар төзү буенча конкурс оештырылды. Анда Татарстан җиңеп чыкты. 2006 елда завод мәйданчыгында махсус экономик зона төзелде. Бүгенге көндә аның мәйданы 40 квадрат километр тәшкил итә, анда 60лап предприятие эшли, 30 мең тирәсе кеше хезмәт куя. Монда заманча машиналар – микроавтобуслар, «Аурус» автомобиле һәм башка продукция җитештерелә.

– Чит илләр белән хезмәттәшлек иткәч, инглиз теле аеруча кирәк булгандыр?
– Әйе, безнең белән чит ил белгечләре һәм тәрҗемәчеләр эшләде. Күп җитәкчеләр Америкадан иделәр. Килешүләр, хатлар, башка документлар – барысы да рус һәм инглиз телләрендә төзелде.
– Сез нинди вазифалар башкардыгыз? Эш буенча нинди илләрдә булдыгыз?
– Мин Тышкы эшләр департаментында – инженер, соңыннан – бүлек начальнигы, ун еллап департамент җитәкчесе булып эшләдем. Лаеклы ялга да шуннан киттем. Эш буенча Кытай, Англия, Германия, Австрия, Италия, Чехия, Венгрия, Төркия, Финляндия, Швециядә, Белоруссиядә булдым. Язмышыма бик рәхмәтлемен. Эшемне яратып башкардым, аның белән горурландым, илемә дә файдалы кеше булдым, дип уйлыйм. Әлбәттә, инглиз телен белмәсәм, мин анда эшли дә алмаган булыр идем. Автомобиль заводының генераль директоры вазифаларын шактый еллар Равил Зарипов башкарды. Бик акыллы, белемле һәм инициативалы җитәкче булды ул. Аннан соң республика югарылыгында тагы да җаваплырак хезмәтләр биләде.
– Чит илләргә ялга барганда да, кирәк булгандыр инглиз теле?
– Әйе. Телне белгәч, чит җирләргә дә йөрү күңелле. Телләр белгән – илләр белгән, дигән сүз дә бар бит. Парижда булдык, анда Рудольф Нуриев каберенә бардык, Бунин, Тарковский да шул зиратта җирләнгән. Мисырда, Төркиядә булганыбыз бар.
– Сез инде ун елдан артык лаеклы ялда. Телне онытмадыгызмы?
– Мин, телне онытмас өчен, ул телдә телевизион тапшырулар карыйм, хәбәрләр тыңлыйм, китаплар укыйм.
– Буш вакытыгызда тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Тормыш иптәшем Хафизә дә, үзем дә бакча эшләрен яратабыз, төрле агачлар, җиләкҗимеш, яшелчә һәм чәчәкләр үстерәбез. Инде крокусларыбыз тирә-якка матурлык биреп утыралар. Үзлегемнән гарәп графикасын һәм ул хәрефләр белән язылган татарча текстларны укырга өйрәндем. Китаплар укырга яратам. Әле Лилия Гыйбадуллинаның «Әлеф, ләм, мим...» повестен укып чыктым. Ул «Әлифба» китабын язучыларга багышланган.
– Яшьләргә нәрсә әйтер идегез?
– Бүгенге көндә кулланылыш буенча дөнья күләмендә 1 урында – кытай теле, II урында – испан, III-IV урыннарда – инглиз һәм һинд телләре. Инглиз телендә иң күп кеше сөйләшмәсә дә, ул – фәнтехника, бизнес, халыкара аралашу теле. Медицина, IT, инженерия, физикадагы барлык яңа ачышлар шул телдә языла. Бу тел күзгә күренми торган ишекләрне дә ача, дигән сүз дөрес ул. Шуңа күрә, фәнни прогресс белән бер аяктан барыйм, дисәң, инглиз телен белергә кирәк. Тик мәктәптә укытылган атнага бер-ике сәгать белән генә телне өйрәнү авыр. Бәхеткә каршы, хәзер моның өчен мөмкинлекләр күп. Әлбәттә, тырышлык кирәк. Инглизләр әйткәндәй – step вy step, ягъни адым артыннан адым. Шунысы да бар: «The way to speak is to speak». – диләр инглизләр, ягъни: «Нинди дә булса телне белү өчен, ул телдә сөйләшергә кирәк».
– Нинди теләкләрегез бар?
– Халыкара рус теле, инглиз, испан, кытай телләре көннәре бар. Халыкара татар теле көне дә кирәк, дип уйлыйм. Дөрес, 26 апрельдә республикада Туган тел һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Тик бу көн, Татарстан Хөкүмәтеме яки татар конгрессы тарафыннанмы, Халыкара татар теле көне дип игълан ителсә иде, дип телим. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсе килә: Сарманны бик яратабыз, ул бик матур урында урнашкан. Уңайлы парклары да аңа ямь биреп тора. Кешеләре – якты йөзле, киң күңеллеләр. Күршеләребез Миргаяз һәм Рәйсә Рамазановлар, Мөнир һәм Маһинур Ризатдиновлар белән матур итеп аралашып яшибез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев