САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманнан Ильмир Мәскәүдә парадта катнашты

Армия сафларында хезмәт итүче якташларыбыз турында аларның командирларыннан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп тора. Аның чираттагысы - Сарманда яшәүче Гамирҗан һәм Нурсинә Гәрәевларга. "Сезнең улыгыз Ильмир Гәрәев - намуслы, дисциплиналы солдат, үзенә ышанып ташырылган корал белән оста эш итә, бүлекчәнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Башкаларга үрнәк итеп куярлык хезмәте, эш сөючәнлеге...

Армия сафларында хезмәт итүче якташларыбыз турында аларның командирларыннан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп тора. Аның чираттагысы - Сарманда яшәүче Гамирҗан һәм Нурсинә Гәрәевларга. "Сезнең улыгыз Ильмир Гәрәев - намуслы, дисциплиналы солдат, үзенә ышанып ташырылган корал белән оста эш итә, бүлекчәнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Башкаларга үрнәк итеп куярлык хезмәте, эш сөючәнлеге белән ул командирлар һәм иптәшләренең ихтирамын казанды. Улыгызның киләчәктә дә хәрби бурычын намус белән үтәвенә, 1 нче гвардия Севастополь мотоукчылар полкының хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итәчәгенә ышанабыз. 31135 нче хәрби часть командиры гвардия полковнигы Е.Никитин", - диелгән ул хатта.

Ильмир, Сарман гимназиясен тәмамлаганнан соң, Чаллы шәһәрендә техник көллияттә станоклар көйләүче, оператор һөнәрен үзләштерә. Аны тәмамлауга, үзе теләп хәрби бурычын үтәргә китә. Һәр эшкә җаваплы караучы, тырыш, ярдәмчел егетне тиз арада иптәшләре дә, командирлары да үз итеп өлгерә. Бөек Җиңү көнне ул Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадында да катнашты.

- Безне бик җентекләп сайлап алдылар. Дисциплиналы булудан, сафта дөрес атлый белүдән тыш, буй һәм башка якларны да исәпкә алдылар. Парадта катнашуым белән горурланам һәм чиксез шатмын, - дип хәбәр итә ул якыннарына.

Ильмир җәйгә хезмәт срогын тутырып, туган якларына әйләнеп кайтырга тиеш. Без аңа киләчәктә дә уңышлар, ныклы сәламәтлек, матур уй-теләкләренең чынга ашуын һәм якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп яшәвен телибез.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев