13 май 2015 яңалыклары
-
Сарман аграр көллиятендә республика олимпиадасы үтте
Без Сарман аграр көллиятендә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның «Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты» компетенциясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы-2015» республика олимпиадасы баруы турында хәбәр иткән идек. Аның нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүче булып Сарман аграр көллиятеннән Айнур Ризатдинов танылды. Саба аграр көллияте студенты Галинур Ваесов - икенче, Лаеш техник-экономик техникумыннан Евгений...
-
Җәлил бистәсе китапханәсендә искә алу кичәсе булды
Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә «Юные герои Великой войны» исемле искә алу кичәсе узды.Кичә сугыш чоры балаларына багышланды. 2- нче мәктәпнең 2"г "сыйныфы белән очрашуга китапханәгә сугыш һәм тыл ветераны Гаухар апа Сөләйманова чакырылды.Балаларга «Пионеры - герои Великой Отечественной войны» исемле презентация күрсәтелде, «Дети и война» исемле китап күргәзмәсе ясалды. Мәгълүмат...
-
Сарманнан Ильмир Мәскәүдә парадта катнашты
Армия сафларында хезмәт итүче якташларыбыз турында аларның командирларыннан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп тора. Аның чираттагысы - Сарманда яшәүче Гамирҗан һәм Нурсинә Гәрәевларга. "Сезнең улыгыз Ильмир Гәрәев - намуслы, дисциплиналы солдат, үзенә ышанып ташырылган корал белән оста эш итә, бүлекчәнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Башкаларга үрнәк итеп куярлык хезмәте, эш сөючәнлеге...
-
Илексаз мәктәбе укучылары россиякүләм конкурста катнаштылар
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан россиякүләм "Балалар Җиңүне төшерә" ("Дети рисуют Победу") рәсем конкурсында уңышлы катнашып, 4 укучы сертификатлар, ә аларны әзерләгән укучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: 3 класстан Хәлиуллина Гүзәл, 8 класстан Мифтахова Рүзилә (укытучылары Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы), 2 класстан Нәбиуллина Гүзәл (укытучысы Нәбиуллина Гөлфирә Минемөхәммәт кызы), Хәлиуллина Алия...
-
Сарман аграр көллиятендә республика олимпиадасы бара
Бүген Сарман аграр көллиятендә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның «Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты» компетенциясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы-2015» республика олимпиадасы бара. Анда республиканың көллият, техникумнарыннан 23 укучы катнаша. Алар бәйгенең практик өлешен үтеп, хәзер тракторны фигуралы йөртү һәм сөрү буенча практик өлешендә осталыкларын күрсәтәләр.
-
Җиңүчеләр арасында сарманлылар да бар
Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җиңү ядкәре" исемле бәйге уздырган иде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы үткән бер-ике ай эчендә Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Шулар арасында Илексаз мәктәбенең 8 нче класс укучысы Фәрхетдинов Илназның да эше бар. Ул авылыбызның бердәнбер...
-
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урынын алыштырды
Ул элек Росрееcтрның Сарман бүлеге урнашкан бинага күчте. Адресы: Сарман авылы, Ленин урамы, 12 а йорты. Ә Росреестрның Сарман бүлеге Куйбышев урамындагы 36нчы йортка күчеп эшли башлады.
-
«Кайнар линия»гә хәбәр ит
Сезгә эшләгәнегез өчен акчаны «конвертта» би- рәләрме? Хезмәт хакыгыз түбәнме? «Соры» яисә рәсми рәвештә түбән хезмәт хаклары алу, теркәлмичә эшләү турында 2-54-41 «кайнар» телефон линиясе буенча хәбәр итегез.