САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларны “Татарча диктант”та катнашырга чакырабыз

.

Татар телен яхшы беләсезме? Үз-үзегезне сынап карыйсыгыз килә икән, “Татарча диктант”та катнашыгыз. Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе Татарстан Республикасының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында уздырыла. Быел ул “Татар халкының милли охшашлыгын саклау (2020-2023 еллар)” дигән Татарстан Республикасы программасы кысаларында үткәрелә.
Акцияне үткәрү 26 сентябрьгә 11.00 сәгатькә тәгаенләнгән. Районның барлык мәктәпләрендә “Татарча диктант”ны үткәрү мәйданчыклары эшләячәк. Санитария-эпидемиологик хәлне искә алып, быел диктантны өйдә онлайн режимда, “ТНВ-Татарстан” һәм ТНВ-Планета” телеканаллары аша туры эфирда да язарга мөмкин. Моның өчен теркәлүсез ирекле рәвештә http://diktant.tatar/ сайтына керергә, мөмкинлегегез булса, сайттан диктант бланкын чыгарып алырга кирәк. Мондый мөмкинлегегез булмаса, А 4 форматтагы битне алып, исем, фамилиягезне, телефон номерыгызны, код сүзен күрсәтергә һәм диктантны шушы биткә язарга мөмкин. 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә телевизордан «ТНВ-Татарстан» или «ТНВ-Планета» каналын яки сайтта http://diktant.tatar/ сылтамасы буенча эфирны ачарга кирәк. Диктантны язгач, бланкны фотога төшерергә (фото сыйфатлы булырга тиеш) һәм tatarchadiktant@gmail.com почтасына яки WhatsApp аша түбәндәге номерга җибәрергә кирәк: +7 953-483-77-11.
Акциядә теләгән барлык кеше катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев