САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларның Пенсия фондыннан үзләренә уңайлы юл белән хәбәр алу мөмкинлеге бар

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе социаль челтәрләрдә һәм интернет - блог сервисларында халык белән эшләүне киң җәелдерде. Интернеттан файдаланучылар өчен Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе бите Twitter, Facebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә куелган. Бүлекчә битендә пенсия белән тәэмин итү буенча консультация алырга, шикаять бирергә яисә үзеңнең теләкләреңне...

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе социаль челтәрләрдә һәм интернет - блог сервисларында халык белән эшләүне киң җәелдерде.

Интернеттан файдаланучылар өчен Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе бите Twitter, Facebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә куелган. Бүлекчә битендә пенсия белән тәэмин итү буенча консультация алырга, шикаять бирергә яисә үзеңнең теләкләреңне язарга, яңалыклар тасмасына язылырга һәм пенсия системасында булган соңгы яңалыклар һәм үзгәрешләр турында хәбәрләр алырга мөмкин. 2017 елда Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе үзенең эшен киңәйтте һәм YouTuBe каналын булдырды.

"Социаль челтәрдән файдаланучылар көннән-көн арта, шуңа күрә Республика халкына якынрак булу өчен Пенсия фондына бу ресурсны киңрәк кулланырга кирәк", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль челтәрләргә соңгы елда гражданнардан меңнән артык сорау керде. Быелгысы елның яңалыгы булып Telegram мессенджеры чаралары аша читтән торып консультация алу тора, ике ай эчендә республика буенча аңа йөздән артык сорау кергән.

Мессенджер Telegram аша сорау бирү өчен гражданинга әлеге программаны куярга һәм +7(927) 419-27-27 санлы телефоны аша сорау белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге сорауларга Татарстан Пенсия фонды белгече тиз арада җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев