САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларның кышын да бакчада эшләре бетми

Кышын бакчада эш юк, дисезме? Бар икән шул. "Агач-куаклар кыш көне дә тәрбия сорыйлар, -ди Сарманда яшәүче һәвәскәр бакчачы Вәзим Нуриәхмәтов.- Кар яуса, мөмкинлек булган саен, агач төпләрен таптап чыгарга кирәк. Бу тычканнар яшь агачлар кәүсәсенә барып җитмәсен өчен дә, тамырларына җылы булсын өчен дә әйбәт. Бакча җиләге куакларын да...

Кышын бакчада эш юк, дисезме? Бар икән шул. "Агач-куаклар кыш көне дә тәрбия сорыйлар, -ди Сарманда яшәүче һәвәскәр бакчачы Вәзим Нуриәхмәтов.- Кар яуса, мөмкинлек булган саен, агач төпләрен таптап чыгарга кирәк. Бу тычканнар яшь агачлар кәүсәсенә барып җитмәсен өчен дә, тамырларына җылы булсын өчен дә әйбәт. Бакча җиләге куакларын да кар белән күмегез. Кар күп яуса, авырлыктан сынмасыннар өчен, агач ботакларыннан карны селкеп төшерегез. Әгәр моңарчы эшләмәгән булсагыз, агачларны карап чыгып, черек, чирле җимешләрен җыеп алып яндырыгыз. Корткыч бөҗәкәләрнең оялары белән дә нәкъ шулай эшләгез. Шуңа да игътибар итегез, температура кискен үзгәргәндә, агачларның кайрысы кубарга мөмкин. Моны белү өчен, агачка суккалап карарга кирәк, кабык купкан булса, тонык тавыш чыга. Андый урыннарны кояшлы җылы көннәрдә чистартып, калын итеп бәйләргә һәм бакча сумаласы белән сыларга киңәш ителә. Кипкәч, тупас тукыма белән урап, язга кадәр калдырасы. Көздән агарткан кәүсәләрдә купкан җирләр булса, җылы көннәрдә кабат агартыгыз, февральгә калдырмагыз.

Парникларга кар атарга да онытмагыз".

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев