Сарманлыларга Рәфилә Шәмсетдиновадан «фирменный» ит пәрәмәче

Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 а.к. коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л җылымса кайнаган су Барлык ингредиентларны кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга....

Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 а.к. коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л җылымса кайнаган су
Барлык ингредиентларны кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.
Эчлеге: 500 г ит фаршы, 1 баш зур суган, 1,5 стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 а.к. тоз, тәменчә кара борыч, 100 г сыер мае
Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы. Барлык ингредиентларны бергә кушып, эчлеген ясарга. Камырны өлешләргә бүлеп, түгәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп, пәрәмәчләр ясарга. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 45 минут пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан, пәрәмәчләрнең өстендәге уемына берәр ч.к. шулпа өстәп чыгасы. Шулпа урынына 2 а.к. сыер маен кайнар суда эретеп салырга да була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 3 март 2021 - 10:17
    Сарман ягы язучыларга бай
    Һәр елның 3 мартында Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Аның тулы атамасы – Язучы өчен Бөтендөнья тынычлык көне.
    142
    0
    0