САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өйләреннән чыкмыйча гына пенсия билгеләтә алалар

Пенсия фонды пенсия билгеләү өчен электрон рәвештә гаризалар ала башлады. Шулай итеп татарстанлылар Пенсия фондының клиентларны кабул иту хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә пенсия билгеләтергә гариза бирә алалар. Иминият, дәүләт, тупланма пенсияләрне билгеләтергә гариза пенсия фонды www.pfrf.ru сайтында урнашкан иминиятләнгән затның шәхси кабинеты аша бирелә. 2015 елда Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә...

Пенсия фонды пенсия билгеләү өчен электрон рәвештә гаризалар ала башлады.

Шулай итеп татарстанлылар Пенсия фондының клиентларны кабул иту хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә пенсия билгеләтергә гариза бирә алалар.

Иминият, дәүләт, тупланма пенсияләрне билгеләтергә гариза пенсия фонды www.pfrf.ru сайтында урнашкан иминиятләнгән затның шәхси кабинеты аша бирелә.

2015 елда Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә 14 меңнән артык кеше пенсиягә чыкты, 7,5 мең пенсионер пенсияне алу ысулын сайлады һәм үзгәртте.

Кабинет аша пенсия билгеләтү өчен берничә адым ясарга кирәк: гариза бирүче үзе турында мәгълүматларны, пенсия төрен һәм пенсияне кайдан алырга теләвен күрсәтергә тиеш. Шул ук вакытта пенсияне вакытында билгеләр өчен пенсия фонды белгечләренә өстәмә мәгълуматлар кирәк булганда мөрәҗәгать итү өчен телефон номерын, яисә электрон почта адресын күрсәтергә кирәк.

Пенсия фондына үзең килеп биргәндәге кебек үк гаризаны пенсия билгеләтү хокукы килеп җитәргә бер ай кала бирергә була.

Пенсия исәпләүнең нигезендә эш урыны, хезмәт чорлары, иминият взнослары күләме турындагы мәгълүматлар ята. Иминиятләнгэн затның шәхси мәгълүматлар кабинетында урнашкан «Формалаштырылган пенсия хокуклары» сервисындагы мәгълүматларны Пенсия фонды эш бирүчеләрдән ала һәм пенсия хокукларының шәхси учет нигезен төзи. Шуның өчен, әгәр кеше нинди дә булса мәгълүмат исәпкә алынмаган, яисә тулысы белән исәпкә алынмаган дип уйласа, аның пенсия билгеләнгәнче мәгълүматларны дөресләргә һәм Пенсия фондына тапшырырга эш бирүчегә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге кала.

Исегезгә төшерәбез, «Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты» электрон сервисы Пенсия фонды тарафыннан 2015 ел башында эшләтеп җибәрелгән иде. Ул пенсия яше җитмәгәннәргә хәзерге вакыт режимында формалаштырылган пенсия хокуклары турында белергә мөмкинлек бирә. Кабинетта барлык теркәлгән гражданнарның шәхси мәгълүматлары тупланганлыктан аңа Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында яисә дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлгэн барлык кулланучылар да керә ала. Эшләтеп җибәргән көннән башлап миллионнан артык кеше әлеге хезмәттән файдаланган.

Шәхси кабинетта гражданин шәхси счетындагы пенсия баллары, стажы турында мәгълуматларны белә ала. Болар 2015 елның 1 январеннән пенсия хокукларын формалаштырганда һәм иминият пенсиясен исәпләгәндә аның күләменә тәэсир итүче төп параметрлар.

Шул ук вакытта сервис 2015 елда гражданинга ничә пенсия баллы исәпләнүен карау мөмкинлеге дә бирә. Моның өчен салым салынганчы булган үзеңнең айлык керемеңне кирәкле тәрәзәгә кертергә кирәк.

Кабинетта барсына да билгеле пенсия калькуляторының яңартылган вариантын кулланырга була. Яңа версиядә ул формалаштырылган пенсия хокукларын пенсия балларында һәм стажны исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Аның төп бурычы булып элеккечә пенсия хокукларын формалаштыруның һәм пенсия хисаплауның тәртибен аңлату, шулай ук хезмәт хакы, стаж, пенсия белән тәэмин итү варианты, хәрби хезмәт, бала карау чорларының пенсия күләменә тәэсирен аңлату кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев