17 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә
Шикәр чөгендере барлык мәйданнарның 36 процентыннан, ягъни 3270 гектардан алынды. Һәр гектарның уртача уңышы 350 центнер тәшкил итеп, барлыгы 111350 тонна татлы тамыр казылды. Җирне төп эшкәртү 48300 гектарда үткәрелде. Базларга 10700 тонна кукуруз силосы салынды.
-
Сарманлылар өйләреннән чыкмыйча гына пенсия билгеләтә алалар
Пенсия фонды пенсия билгеләү өчен электрон рәвештә гаризалар ала башлады. Шулай итеп татарстанлылар Пенсия фондының клиентларны кабул иту хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә пенсия билгеләтергә гариза бирә алалар. Иминият, дәүләт, тупланма пенсияләрне билгеләтергә гариза пенсия фонды www.pfrf.ru сайтында урнашкан иминиятләнгән затның шәхси кабинеты аша бирелә. 2015 елда Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә...