САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар язгы боз өстенә чыкмаска тырышалар

Һава температурасы күтәрелү сәбәпле тиз рәвештә боз эрүе күзәтелә. Язгы боз тормыш өчен куркыныч булуына карамастан, балык тотучылар һәм автотранспортта бозга чыгучылар һаман да очрый. Бу фаҗигага китерергә мөмкин. Мәсәлән, 10 мартта Минзәлә районының Мәлкән авылы янында урнашкан Ык елгасында УАЗ автомобиле боз астына китә, ике кешене коткаралар, өчесе машина...

Һава температурасы күтәрелү сәбәпле тиз рәвештә боз эрүе күзәтелә. Язгы боз тормыш өчен куркыныч булуына карамастан, балык тотучылар һәм автотранспортта бозга чыгучылар һаман да очрый. Бу фаҗигага китерергә мөмкин. Мәсәлән, 10 мартта Минзәлә районының Мәлкән авылы янында урнашкан Ык елгасында УАЗ автомобиле боз астына китә, ике кешене коткаралар, өчесе машина эчендә кала. Үлүчеләрнең берсе - 13 яшьлек бала.

Мондый хәлләрне кисәтү максатыннан районнарда балыкчылар һәм автотранспортта боз өстенә чыгучылар җыелган урыннарны контрольдә тоту постлары урнаштырыла, радио, телевидение һәм матбугат аркылы халыкка хәбәр җиткерелә, махсус укулар үткәрелә.

Тик шуны да белергә кирәк: фаҗигалар булмасын өчен, яз көне боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк. Бу - иң ышанычлы ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев