17 март 2014 яңалыклары
-
Сарман муниципаль берәмлеге командасы хәрби-патриотик клублар слетында икенче урынны алды
15 мартта Лениногорск шәһәре "Юность" спорт комплексы базасында Советлар Союзы герое, летчик-космонавт Юрий Гагаринның тууына 80 ел һәм Советлар Союзы герое, летчик-сынаучы Валерий Чкаловның тууына 110 ел булуына багышланган Татарстан Республикасы ДОСААФ хәрби-патриотик клублары Республика слетының зона этабы үтте. Республика биш зона бүленгән иде. Өченче зонага Лениногорск, Әлмәт автомәктәпләре, Азнакай,...
-
Салкын Чишмә-Александровка юлындагы авария нәтиҗәсендә яшь бала хастаханәгә озатылды
15 мартта 17:30 сәгатьтә Салкын Чишмә-Александровка юлының 4 нче километрында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе ВАЗ-21099 автомобиленә юл бирми һәм нәтиҗәдә аның белән бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобильнең дә пассажирлары Җәлил хастаханәсенә озатылалар. Аларның берсе - 2007 елгы кыз бала.
-
Сарманлылар язгы боз өстенә чыкмаска тырышалар
Һава температурасы күтәрелү сәбәпле тиз рәвештә боз эрүе күзәтелә. Язгы боз тормыш өчен куркыныч булуына карамастан, балык тотучылар һәм автотранспортта бозга чыгучылар һаман да очрый. Бу фаҗигага китерергә мөмкин. Мәсәлән, 10 мартта Минзәлә районының Мәлкән авылы янында урнашкан Ык елгасында УАЗ автомобиле боз астына китә, ике кешене коткаралар, өчесе машина...
-
"Күзлек белән яхшырак укыла икән!" – ди Ләшәү Тамактан Азамат Ханнанов
1 апрель - Көлке көне уңаеннан без яңа фотоконкурс игълан иткән идек. Безгә Ләшәү Тамактан хат килде. Шул авылда яшәүче 1 яшьтә 11 айлык Азамат Ханнанов "Сарман" газетасын шул кадәр түземсезлек белән көтә икән, хәтта газетаны кире ягы белән дә тотып укый башлый.
-
Петровка Завод мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" декадасы үтә
Март аенда Петровка Завод авылы урта мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" декадасы үтә. Шушы декада кысаларында һәр класста ата-аналар белән төрле чаралар үткәрелә. Һәрбер классның чарасы үзенчәлекле һәм бик кызыклы үтә. Декада бала, мәктәп һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне тыгыз бәйләү максатыннан оештырыла. 13 мартта беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә "Әти,...
-
Мортыштамакта район география укытучыларының методик берләшмә утырышы үтте
14 мартта Мортыштамак мәктәбендә район география укытучыларының методик берләшмә утырышы булды. Киңәшмәдә мәктәпнең геграфия укытучысы Зилә Гәрәева тугызынчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Аннары киңәшмәдә катнашучылар дәрескә анализ ясадылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Зилә Гәрәева үзенең эшчәнлеге белән таныштырды, иҗади папкасы, дәрес эшкәртмәләре белән уртаклашты. Берләшмә утырышында геграфия укытучылары чыгышлар...
-
Җәлилдә көчле җил полиция бинасының түбәсен очырткан
Соңгы көннәрдә һава торышы начар якка үзгәрү сәбәпле, көчле җил чыккан иде. Ул шул хәтле көчле булган ки, хәтта Җәлилдә полиция бинасының түбәсен алып киткән.