САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар мөселман киносын куючылар белән очраштылар

Бүген Сарман һәм Җәлил кинотеатрларында, "2016 - Россиядә кино елы" уңаеннан, "XII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" дип исемләнгән чара үтте. Аның максаты белән "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов таныштырды. Сарманлылар белән очрашуда Россия кинематографистлар Союзы члены, кинорежиссер Фәрид Дәүләтшин, Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина, күренекле фотограф, оператор-куючы Михаил...

Бүген Сарман һәм Җәлил кинотеатрларында, "2016 - Россиядә кино елы" уңаеннан, "XII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" дип исемләнгән чара үтте. Аның максаты белән "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов таныштырды. Сарманлылар белән очрашуда Россия кинематографистлар Союзы члены, кинорежиссер Фәрид Дәүләтшин, Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина, күренекле фотограф, оператор-куючы Михаил Соколов, журналист, продюсер, җәмәгать эшлеклесе Наталья Топал, "Татаркино"ның Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Рифкать Бильданов булдылар. Бу көнне тамашачыларга "Мәхәббәт алмасы" һәм әле кичә генә табадан төшкән "Капка" дигән кыска метражлы кинофильмнар күрсәтелде. Ахырда әлеге фильмнар буенча фикер алышулар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев