23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманлылар мөселман киносын куючылар белән очраштылар
Бүген Сарман һәм Җәлил кинотеатрларында, "2016 - Россиядә кино елы" уңаеннан, "XII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" дип исемләнгән чара үтте. Аның максаты белән "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов таныштырды. Сарманлылар белән очрашуда Россия кинематографистлар Союзы члены, кинорежиссер Фәрид Дәүләтшин, Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина, күренекле фотограф, оператор-куючы Михаил...
-
Депутат ярдәмчесе сарманлыларны кабул итәчәк
24 ноябрьдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә (Сарман авылы, Ленин урамы, 28 нче йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Магановның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов гражданнарны кабул итәчәк.
-
Сарман “Сандугач”ына 1 яшь тулды
Бүген, 23 ноябрь көнне, район үзәгендәге "Сандугач" балалар бакчасында бакчаның 1 еллыгына багышланган бәйрәм үткәрелде. Бакча коллективын һәм бәйрәм кунакларын мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рузилә Әхмәтшина, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Зөлфия Гарипова, әкият иленнән килгән кунаклар һәм башкалар тәбрикләделәр. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укыгыз.
-
Сарманлылар игелеклелек акциясенә кушылды
Иске Минзәләбаш авылыннан Фәнзия Нуриәхмәтова безнең хәйрия акциясенә кушылып Казандагы "Рональд Макдональд йорты" өчен менә шундый уенчыклар теккән. Игелек кылу авыр түгел. Сез дә кушылыгыз! Акция турында һәм мастер-класс