САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өчен 2018 ел турында 9 факт

Әле генә Яңа ел җиткәнен зарыгып көткән идек, инде аның бер ае тәмамланырга да күп вакыт калмаган. 2018 ел. Алда аның башланмаган 11 ае бар, ниләр көтәр икән безне быел? Әлеге сорауга җавапны төгәл әйтә алмасак та, 2018 дә булачак кайбер вакыйгалардан без хәбәрдар. Алар турында сиңа да әйтми түзә...

Әле генә Яңа ел җиткәнен зарыгып көткән идек, инде аның бер ае тәмамланырга да күп вакыт калмаган. 2018 ел. Алда аның башланмаган 11 ае бар, ниләр көтәр икән безне быел? Әлеге сорауга җавапны төгәл әйтә алмасак та, 2018 дә булачак кайбер вакыйгалардан без хәбәрдар. Алар турында сиңа да әйтми түзә аладык.

Димәк, 2018 ел белән белән бәйле 9 факт! Киттек!

Беренче факт: 2018 елда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100 ел булачак.

Икенче факт: 1768 елда Лондонда барлыкка килгән беренче цирк быел 250 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Өченче факт: Февральдә Пхенчханда (Көньяк Корея) кышкы Олимпия уеннары башланачак, аны оештыруга 10 миллиард доллар акча китәчәк (рекордлы сан). Төньяк Кореянең башкаласы Пхеньян белән бутамас өчен әлеге Пхенчхан шәһәре исеменә тагын бер хәреф өстәгәннәр.

Дүртенче факт: төгәл 500 ел элек "бию чире" котырынган. 1518 елның июлендә Страсбург шәһәрендә берьюлы 400гә якын кеше урамда берничә тәүлек буе туктаусыз бии. Бу бәйрәм дә түгел, берәр вакыйга хөрмәтенә дә түгел. Сүз психик тайпылыш турында бара. Бу вакыт эчендә йөрәкләре тотып, инсульт кичереп, физик халәтләре начараеп үлеп тә китүчеләр булган араларында. Бу хәлнең барлыкка килүе сәбәпләренә әле дә аңлатма бирә алучы юк.

Бишенче факт: 1618 елда король Джеймс I гә каршы чыккан өчен башы чабылган сэр Уолтер Рэлиның үлеменә 400 ел булачак.

Алтынчы факт: 2018 елда Франкенштейнга 200 булачак. Мэри Шеллиның әлеге китабы 1818 елда дөнья күргән була.

Җиденче факт: йөгерү юлы (беговая дорожка) барлыккаа килүгә шулай ук быел 200 ел тула икән, баштагы чорда аны тоткыннарны җәзалау өчен кулланганнар.

Сигезенче факт: без хәзер куллана торган калий карбонатлы ут сүндергечне (огнетушитель) шулай ук 1818 елда уйлап тапканнар.

Тугызынчы факт: беренче примитив пулеметны 1718 елда адвокат Джеймс Пакле ясаган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев