САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда янгынга каршы махсус укулар оештырылды

.

Бүген «Старт» чаңгы базасы территориясендә Сарман муниципаль районы гражданнар сагы идарәсе тарафыннан янгынга каршы махсус укулар оештырылды.

Күнегүләрдә районның барлык тормыш тәэмин итү хезмәтләре дә катнашты. Беренче этап торак пункт янында урнашкан урман массивында чыккан янгынны сүндерүгә багышланды. Икенче этап ташуга каршы көрәш белән бәйле булды.

2021 елның 26 апреленнән 16 маена кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелергә тиеш иде. Коры һава торышы булу сәбәпле, аның башы 19 апрельгә күчүе дә ихтимал.

Янгынга каршы махсус режим турында язманы район газетасының 16 апрель саныннан укый аласыз.

 

Илназ Сираев 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев