САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда республика семинары үткәрелде

Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнарының биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәҗрибәсе турында республика семинары үткәрелде. Анда республика районнары Башкарма комитетлары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыклары директорлары һәм баш инженерлары, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнаштылар. Семинар эшендә Татарстан Республикасының Газификация, энергия саклагыч технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен...

Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнарының биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәҗрибәсе турында республика семинары үткәрелде. Анда республика районнары Башкарма комитетлары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыклары директорлары һәм баш инженерлары, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнаштылар. Семинар эшендә Татарстан Республикасының Газификация, энергия саклагыч технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин кыскача районның социаль-экономик үсеше, Сарман торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Раил Габдрахманов чистарту корылмалары эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан семинарда катнашучылар Сарманның чистарту корылмаларын карадылар. Семинар үз эшен Мөслим районында дәвам итте.

Бу турыда тулырак язманы газетабызның 28 гыйнвар саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев