22 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Сарман мөхтәсибәте "Кышкы уеннар" үткәрде
Аллаһының рәхмәте белән быел да гыйнвар аенда Сарманыбызның чаңгы базасында төрле район мөселманнары арасында "Кышкы уеннар" дип аталган чара оештырылды. Анда үзебезнекеләрдән тыш Кукмара, Әгерҗе, Әлмәт, Яңа Чишмә, Чирмешән, Азнакай, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Мөслим районнарыннан вәкилләр килделәр. Уен төрләре исә бишәү булды. Чаңгы ярышы өч төрле яшь категориясендә...
-
Сарманда республика семинары үткәрелде
Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнарының биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәҗрибәсе турында республика семинары үткәрелде. Анда республика районнары Башкарма комитетлары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыклары директорлары һәм баш инженерлары, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнаштылар. Семинар эшендә Татарстан Республикасының Газификация, энергия саклагыч технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен...
-
Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Сандугач сайрар илем" фестиваль-конкурсында катнаштылар
20-21 гыйнвар көннәрне, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азнакай шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән фестиваль-конкурста көч сынаштылар. Җырлы-моңлы Сарман исемен тагын бер кат аклап, Рузилә Бәдертдинова һәм Дилә Кыямова - 1 урын лауреатлары, Эльвина Губайдуллина һәм Динә Кыямова - 3 урын лауреатлары, Лиана Габдрахманова һәм Камил Латыпов дипломантлар исемнәрен...
-
Сарман егете Марат Сәлахов Бөтенроссия чаңгы узышларында икенче урынны яулады
13 гыйнвардан 18 гыйннварга кадәр Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында студентлар арасында Бөтенроссия чаңгы узышлары үтте. 15 январьда үткән спринтта Сарман "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Марат Сәлахов икенче урынны алды. Аның уңышларында тренеры Шамил Хафизовның да өлеше зур. Марат әнисе Фәйрүзә Зәкәриевна өчен дә зур...
-
Районнан 26 укучы Яр Чаллы дельфинариена экскурсиягә киттеләр
Бүген районнан 26 укучы озатучылар һәм оештыручы-педагоглар белән бергә Яр Чаллы шәһәре дельфинариена юл тоттылар. Алар арасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар да бар. Балалар анда ике автобуста баралар. Бу сәяхәттә аларга райондашыбыз Илдар Гамиров спонсорлык ярдәме күрсәтте.
-
Ләке кызы "Мисс Татарстана-2015" проектында катнаша
Татарстанда "Мисс Татарстана-2015" по версии KZN проекты үтә. kzn.tv сайтында тавыш бирү бара. Җиңүче 26 гыйнварда 19:30 сәгатьтә билгеле булачак. Ул приз, диплом һәм истәлекле лента белән конкурсның финалында бүләкләнәчәк. Проектта Ләке авылы кызы Лиана Антонова катнаша. Аңа тавыш бирергә ашыгыгыз! Тавыш бирү "Вконтакте" ("лайк" һәм комментарийларда "+1") Түләүле тавыш...