САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда район яшьләре Форумы үткәрелде

Бүген, 20 май көнне, "Сарман" кинотеатрында "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында район яшьләре Форумы үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов, "Бердәм Россия" сәяси партиясе, "Бердәм Россия"...

Бүген, 20 май көнне, "Сарман" кинотеатрында "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында район яшьләре Форумы үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов, "Бердәм Россия" сәяси партиясе, "Бердәм Россия" "Яшь гвардия"се әгъзалары, яшьләр оешмалары делегатлары һәм башкалар катнаштылар.

Форумда катнашучыларны иң элек Гүзәл Гәрәева сәламләде, аның эшендә уңышлар теләде. Соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасына кандидат итеп күрсәтелгән вәкилләрнең чыгышлары тыңланды. Аңа вәкил итеп яшерен сайлау юлы белән өч кандидат арасыннан аграр көллиятнең информатика укытучысы Николай Сахуриев сайланды. Аңа шулай ук "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый яшьләр проектының җиңүчесе дипломы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев