САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды

Бүген, 30 сентябрь көнне, район үзәгендәге Ял паркында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Олы яшьтәге сарманлыларны иң элек бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Соңыннан район тормышында актив катнашканнары өчен ветеран укытучылар, өлкәннәр Нурсинә Хәйруллина, Сания Садыйкова, Зилә Рәхимова һәм Фәрит Зәкиевка Рәхмәт хатлары тапшырды....

Бүген, 30 сентябрь көнне, район үзәгендәге Ял паркында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Олы яшьтәге сарманлыларны иң элек бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Соңыннан район тормышында актив катнашканнары өчен ветеран укытучылар, өлкәннәр Нурсинә Хәйруллина, Сания Садыйкова, Зилә Рәхимова һәм Фәрит Зәкиевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкәннәр өчен концерт номерлары башкарылды. Алар үзләре дә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә биеделәр, вальс әйләнделәр, җырлап алдылар. Шунда - Ял паркында ук теләгәннәр район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә балчыктан төрле әйберләр ясап карадылар. Өлкәннәр шулай ук кайнар чәй дә эчеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев