30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Анак зиратында өмә үтте
29 cентябрьдә Анак авылы халкы Иске Кәшер авыл жирлеге, клуб, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Анак зиратында өмә үткәрделәр.
-
Сарманда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды
Бүген, 30 сентябрь көнне, район үзәгендәге Ял паркында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Олы яшьтәге сарманлыларны иң элек бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Соңыннан район тормышында актив катнашканнары өчен ветеран укытучылар, өлкәннәр Нурсинә Хәйруллина, Сания Садыйкова, Зилә Рәхимова һәм Фәрит Зәкиевка Рәхмәт хатлары тапшырды....
-
Сарманда балалар велосипеды табылган
Бүген район мәдәният йорты каршында уртача зурлыктагы Forward балалар велосипеды табылган. Аны, алып китмәсеннәр өчен, "Идегәй" сәүдә үзәгенең фойесына кертеп куйганнар. Велосипедны күрер өчен сәүдә үзәгенең сак хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Сарманлыларны ТР Эчке эшләр министрлыгының инспекция начальнигы урынбасары кабул итәчәк
2 октябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының инспекция начальнигы урынбасары - инспекторлык комиссиясе җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Марат Сабиров халыкны кабул итәчәк. Кабул итү «Сарман» кинотеатры бинасында (Сарман ав., Ленин ур, 28 йорт) булачак. Алдан язылу өчен телефон: 2-47-60.
-
Бүген Сарманга Өлкәннәр көне уңаеннан Вил Усманов килә
Районга Өлкәннәр көне уңаеннан Вил Усманов һәм аның иҗатташ дуслары концертлар белән килә. Алар 28 сентябрьдә, - Ләкедә, кичә, 29ында - Өчөйле Саклауда булдылар, бүген, 30 сентябрьдә Сарман мәдәният йортларында булачак. Концертларга барлык өлкәннәр һәм 13 сентябрьдә сайлау участокларына беренчеләрдән килүчеләргә, ветераннар хәрәкәте активистларына бирелгән «Мин сайладым, Сарман!» хештегы төшерелгән...