САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда бәйрәм көннәрендә имгәнүчеләр бар

Яңа ел яллары дәвам итә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Дамира Хәкимуллина хәбәр иткәнчә, Яңа ел төнендә районда гадәттән тыш хәлләрдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнеп мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. 2 нче январь көнне исә ашыгыч ярдәм бүлегенә ике кеше аяклары сынып мөрәҗәгать иткән. Алар икесе дә - өлкән кешеләр һәм...


Яңа ел яллары дәвам итә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Дамира Хәкимуллина хәбәр иткәнчә, Яңа ел төнендә районда гадәттән тыш хәлләрдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнеп мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. 2 нче январь көнне исә ашыгыч ярдәм бүлегенә ике кеше аяклары сынып мөрәҗәгать иткән. Алар икесе дә - өлкән кешеләр һәм үз хуҗалыкларында имгәнү алганнар. 3 нче январь көнне исә мондыйлар шактый арткан - көндезге 11.00 сәгатькә аягы яки кулы сынып бүлеккә ярдәм сорап килүчеләр алты булган. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Бу сан тагы да артмасын, дип теләргә генә кала. Хуҗалыкта, урамда, юлларда сак булыгыз, хөрмәтле сарманлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев