3 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кичә - 2 нче январь көнне район үзәк хастаханәсе поликлиникасы эшләде
5 нче һәм 7 нче январь көннәрендә дә 13.00 сәгатькә кадәр гомуми-гамәли, балалар, теш табибларыннан, хирургтан һәм башкалардан торган дежур группа, рентген кабинеты, лаборатория эшләячәк. Ә инде 9 нчы, 10 нчы январьләрдә поликлиника авыруларны тулы составта көн дәвамында кабул итәчәк.
-
Үзәк мәчеттә кышкы лагерь эшли башлады
Бүген - 3 нче январьдә район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчетендә Ислам динен, Коръәнне тагын да тирәнрәк үзләштерергә теләүче балалар өчен кышкы лагерь эшли башлады. Анда малайлар да, кызлар да йөри. Балалар анда иртәнге 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр шөгыльләнәләр, Коръәнне өйрәнәләр, вәгазьләр тыңлыйлар. Алар өчен шулай ук конькида, таудан батутта шуу...
-
Сарманлыларга кредит түләү срогы күчерелә
'Ак Барс'' банкынын беренче тулы эш көне 12 гыйнарда. Шул рәвешле, физик затларның кредит туләвенең соңгы көне 16 сына күчерелә.
-
Сарманлылар, 2015дә беренче жиңүче кем булырга тиеш?
Райондашыбыз өчен тавыш бирү дәвам итә. Ясминның "Бәхетле булмый кара" дигән клибы өчен тавыш бирегез. Клипның номеры 077. SMSларны 1320 номерына купме телисез, шул кадәр җибәрегез. 1 sms = 10 балл !!!! SMS хәбәрне "ТОПКЛИП" сүзе белән башлап җибәр. Мәсәлән: " ТОПКЛИП 064". Сез атнага бары тик БЕР ГЕНӘ ТАПКЫР...
-
Районда бәйрәм көннәрендә янгыннар булмады
Районда бу көннәрдә хәвеф-хәтәрләр булмады", - диде 131 нче янгын часте начальнигы Илдар Гыйззәтуллин. Төгәлрәк әйткәндә, бәйрәм көннәрендә - 31 нче декабрь, 1 нче, 2 нче январь көннәрендә районда янгыннар, бәла-казалар булмаган. Бу көннәрдә, гомумән, Яңа ел ялларында часть хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Алар кешеләр тәүлек әйләнәсе була торган оешмаларны...
-
Сарманда бәйрәм көннәрендә имгәнүчеләр бар
Яңа ел яллары дәвам итә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Дамира Хәкимуллина хәбәр иткәнчә, Яңа ел төнендә районда гадәттән тыш хәлләрдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнеп мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. 2 нче январь көнне исә ашыгыч ярдәм бүлегенә ике кеше аяклары сынып мөрәҗәгать иткән. Алар икесе дә - өлкән кешеләр һәм...