САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Бердәм пенсия грамоталылыгы көне үткәрелде

Россия Пенсия фонды 2016 елның 29 сентябрен Бердәм пенсия грамоталылыгы көне итеп игълан иткән иде. Кичә бөтен ил буенча мәктәп укучылары һәм урта уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр узды. Районда бу дәресләр биш урта мәктәп һәм аграр көллияттә үтте. Пенсия фонды белгечләре укучыларга...

Россия Пенсия фонды 2016 елның 29 сентябрен Бердәм пенсия грамоталылыгы көне итеп игълан иткән иде.

Кичә бөтен ил буенча мәктәп укучылары һәм урта уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр узды.

Районда бу дәресләр биш урта мәктәп һәм аграр көллияттә үтте. Пенсия фонды белгечләре укучыларга пенсия хокуклары, аның нәрсәгә бәйле булуы һәм аны ничек формалаштырырга, иминият таныклыгы ни өчен кирәк, ни өчен яшьтән пенсия турында кайгыртырга кирәклекне һәм ни өчен хезмәт хакын конвертта алырга ярамаганлыгын аңлаттылар.

Фондның эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан әлеге акция кысаларында Пенсия фонды идарәсе Сарман урта мәктәбенең югары класслары өчен экскурсия үткәрде.

Әлеге бердәм пенсия грамоталылыгы көне укучы яшьләр арасында ел азагына кадәр барачак мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирде.

Пенсия фонды идарәләрендә узучы мондый акцияләр традициягә әйләнде. Алар яшьләргә киләчәктә булачак пенсияләрен формалаштыру кагыйдәләрен даими рәвештә аңлатып, аларның пенсия һәм социаль грамоталылыкларын күтәрүгә юнәлтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев