30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасы кечкенәләре ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштылар
Бүген, 30 сентябрь көнне, Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чара үткәрделәр. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде, светофор янында юл аша чыгу тәртипләре турында аңлатты.
-
Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштылар
Бүген, 30 сентябрь көнне, Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чара үткәрделәр. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде, светофор янында юл аша чыгу тәртипләре турында аңлатты.
-
Саклаубаш мәктәбе укучылары Пенсия фонды хезмәткәрләре белән очраштылар
Саклаубаш урта мәктәбендә Сарман Пенсия фонды хезмәткәрләре белән очрашу узды. Район Пенсия фонды белгечләре укучыларга пенсия хокуклары, аның нәрсәгә бәйле булуы һәм аны формалаштыру, иминият таныклыгының ни өчен кирәк икәнлеге, ни өчен яшьтән үк пенсия турында кайгыртырга кирәклеге һәм ни өчен хезмәт хакын конвертта алырга ярамаганлыгы турында аңлаттылар.
-
Сарман гимназиясендә берьюлы ике күргәзмә оештырылды
Сарман гимназиясендә берьюлы ике күргәзмә оештырылды. Аның беренчесе традицион "Көзге чәчәкләр" күргәзмәсе булса, икенчесе "Гаилә кыйммәтләре" кысаларында тәүге тапкыр оештырылды. Аларда барлык сыйныфлар да актив катнашты: берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре белән генә чикләнеп калмыйча, җиләк-җимешләрнең көзге сортларын да күргәзмәгә тәкъдим иттеләр.
-
Сарман өлкәннәре өчен “Кайнар линия” эшли
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 5 октябрьдә 8.00 дән 16 сәгатькә (төшке ялсыз) кадәр Сарман Пенсия фонды идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Идарә белгечләре Пенсия белән тәэмин итү өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Сораулары булган өлкәннәр "Кайнар линия"гә 074, 2-50-52 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар.
-
Сарманда ярминкә бара
Сарманда авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара. Анда үзләре җитештергән продукция белән агрофирмалар, Сарман аграр көллияте, фермерлар, шәхси хуҗалыклар сәүдә итә. Азык-төлек сыйфатлы, очсыз, бик теләп алабыз, диләр ярминкәгә килүчеләр. Шунда ук район үзешчәннәре чыгыш ясый.
-
Сарманда Бердәм пенсия грамоталылыгы көне үткәрелде
Россия Пенсия фонды 2016 елның 29 сентябрен Бердәм пенсия грамоталылыгы көне итеп игълан иткән иде. Кичә бөтен ил буенча мәктәп укучылары һәм урта уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр узды. Районда бу дәресләр биш урта мәктәп һәм аграр көллияттә үтте. Пенсия фонды белгечләре укучыларга...
-
Җәлил-Сарман юлында һәлакәт булды
28 сентябрьдә төнлә - 23.10 сәгатьтә Җәлил-Сарман юлының 23 нче километрында "ГАЗ-28444", "Лада Гранта", "Скания" автомашиналары бәрелеште. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Лада Гранта" машинасының шоферы шунда ук һәлак булды. "ГАЗ-28444" йөртүчесе тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәре медсанчастенә җибәрелде. Вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.
-
Саклаубаш укучылары китапханә белән таныштылар
29 сентябрь көнне Саклаубаш урта мәктәбенең беренче класс укучылары китапханәдә кунакта булдылар. Китапханәче Фәнисә апалары Фатыйхова аларны китап укучылар өчен кагыйдәләр, китапларны урнаштыру тәртибе һәм китапханәгә алдырылучы вакытлы матбугат белән таныштырды.