САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда африка чумасыннан саклану чараларын күрәләр

Дуңгызларда африка чумасы Татарстанга килеп җитте. Нурлат районының Сосновка авылында үлгән дуңгызны тикшерү нәтиҗәләре аның шул чирдән җан тәслим кылуын күрсәткән. Хәзер авыруның таралуына юл куймас өчен, якын-тирә авылларда һәм районда гына түгел, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районнарында да карантин кертелде. Бүген район Советында бу уңайдан...

Дуңгызларда африка чумасы Татарстанга килеп җитте. Нурлат районының Сосновка авылында үлгән дуңгызны тикшерү нәтиҗәләре аның шул чирдән җан тәслим кылуын күрсәткән. Хәзер авыруның таралуына юл куймас өчен, якын-тирә авылларда һәм районда гына түгел, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районнарында да карантин кертелде.

Бүген район Советында бу уңайдан авыл җирлекләре башлыклары, дуңгызлар асраучы фермерлар катнашында киңәшмә үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илфат Солтанов авыруны кисәтү юллары һәм чаралары турында сөйләделәр. Нәкъ кисәтү, чөнки африка чумасы дәвалауга бирешми. Халык арасында аңлату эшләре дә үткәреләчәк, дуңгызларга классик чумадан вакцинация ясалачак. Кызганычка каршы, африка чумасына каршы әлегә нәтиҗәле вакциналар уйлап табылмаган.

Дуңгыз асраучыларга аларны урамга чыгарып йөртмәү киңәш ителә. Алай гына түгел, бу тыела һәм, таләп үтәлмәгәндә, штраф салу каралган. Бу очракта да авыру кабан дуңгызыннан йоккан, диелә. Ә Сосновка авылында булган барлык 426 дуңгыз яндырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев