САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман яшьләренең сәнгать осталыкларын Америкада да беләләр

.

Бу видео якынча 1984-85 елларда төшерелгән булырга тиеш. Районда яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән Тәлгать Хәбибуллин - күпләрнең киләчәгенә нигез салган талантлы шәхес. Бүгенге көндә сәнгать мәктәбендә хезмәт куючы Айдар Хәйретдинов та аның тәрбия мәктәбен үткән. Остазларының ярдәме белән тормыш һөнәре үзләштергән кызлар һәм егетләр аңа бүгенге көндә дә рәхмәтле. Казанга күргәзмәгә барганнарын алар әле дә булса, матур истәлек итеп, күңелләрендә саклыйлар. Кызганыч, Тәлгать абый бүгенге көндә мәрхүм. Аның сәнгать мәктәбен җитәкләгән елларын да сарманлылар яхшы хәтерлидер. Нурия Фәйзуллинаның рәсем дәресләрендә укыганнар арасында да аның һөнәрен дәвам итүчеләр бар. Ул елларда ук даны хәтта Америкага таралган Сарман сәнгать мәктәбенең бүгенге көндә дә уңышлары күп, киләчәктә дә сынатмаслар.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев