САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә экологик дәрес узды

26 февраль көнне Сарман урта мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары Хәмидуллина Диләрә Энгелс кызы һәм Мухина Татьяна Юрьевна белән очрашу булып узды.

5 нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән экологик дәрес дустанә шартларда узды, анда балаларга су һәм һава мониторингы алымнары, Татарстан һәм Сарман районы су объектларының торышы, әйләнә-тирәлекнең торышына мониторинг алымнары, чистарту корылмалары турында сөйләделәр, шулай ук табигый байлыкларга сакчыл карашның ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр. Дәрес ахырында викторина үткәрелде, аның барышында укучылар экология өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм «Экология мәктәбе» исемле китаплар белән бүләкләнделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X