САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман укучылары экстремизмга каршы

Бүген 21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне уңаеннан һәм "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында район үзәге Ял паркында махсус акция үткәрелде. Анда район үзәге мәктәпләре һәм аграр көллият укучылары катнашты. Аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, тынычлыкны якларга өндәде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән...

Бүген 21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне уңаеннан һәм "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында район үзәге Ял паркында махсус акция үткәрелде.

Анда район үзәге мәктәпләре һәм аграр көллият укучылары катнашты. Аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, тынычлыкны якларга өндәде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин кыскача экстремизм һәм террорчылык күренешләреннән ничек сакланырга икәнлеген, үзара тыныч яшәүнең мөһимлеген аңлатты. Сарман сәнгать мәктәбе укучылары катнашындагы концертта исә тынычлык, дуслык турында җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Шунда ук район үзәк китапханәчеләре җитәкчелегендә "Экстремимзга - юк!" акциясе үткәрелде. Анда тынычлык яклы һәркем махсус плакатка кул куйды. Ә "Форпост" яшьләр формированиеләре үзәге әгъзалары акциядә катнашучыларга тынычлык күгәрчене төшерелгән календарьләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев