САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман солдатларына күбрәк түли башлаячаклар

Россия Федерациясе оборона министрының "Россия Федерациясе кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр өчен акчалата тәэмин итүне бердәйләштерү турында"гы 750 санлы боерыгы (18.11.2016) нигезендә хәрби хезмәт үтүчеләргә акчалата тәэмин итү айга 2000 сум тәшкил итә. Аның эченә хәрби вазифа буенча оклад, класс квалификациясе, хәрби хезмәтнең аерым шартлары, дәүләт сере булган...

Россия Федерациясе оборона министрының "Россия Федерациясе кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр өчен акчалата тәэмин итүне бердәйләштерү турында"гы 750 санлы боерыгы (18.11.2016) нигезендә хәрби хезмәт үтүчеләргә акчалата тәэмин итү айга 2000 сум тәшкил итә. Аның эченә хәрби вазифа буенча оклад, класс квалификациясе, хәрби хезмәтнең аерым шартлары, дәүләт сере булган мәгълүматлар белән эшләгән өчен айлык өстәмәләр кергән. Россия Федерациясе оборона министрының "Россия Федерациясе кораллы көчләренең хәрби хезмәткәрләрен акчалата тәэмин итү тәртипләрен раслау турында"гы 2700 санлы боерыгы (30.12.2011) нигезендә чакыру буенча хәрби хезмәт үтүче ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга акчалата тәэмин итүгә өстәмә рәвештә хәрби вазифа һәм 1 нче тариф разряды буенча оклад күләмендә (1000 сум) ай саен пособие түләнә. Әлеге затларга да ул, хәрби вазифа буенча окладлар кайсы чорга түләнсә, шул чор өчен түләнә. Шулай итеп, ятим балалар өчен акчалата тәэмин итү 3000 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев