САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман сәнгать мәктәбе коллективы Бөтенроссия фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

25-26 март көннәрендә Казан шәһәренең "Юность" мәдәният йортында беренче тапкыр "Сәнгать синдә"-"Искусство в тебе" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы үткәрелде. Ул 4 төрле номинация буенча уздырылды: инструменталь башкару, вокал, хореография, оригиналь жанр. Катнашучыларның яше 4-45 яшь иде. Әлеге чарадан Сарман сәнгать мәктәбе коллективы да читтә калмады. "Яшь йөрәкләр" вокаль-иструменталь ансамбле бу конкурста тәүге...

25-26 март көннәрендә Казан шәһәренең "Юность" мәдәният йортында беренче тапкыр "Сәнгать синдә"-"Искусство в тебе" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы үткәрелде. Ул 4 төрле номинация буенча уздырылды: инструменталь башкару, вокал, хореография, оригиналь жанр. Катнашучыларның яше 4-45 яшь иде. Әлеге чарадан Сарман сәнгать мәктәбе коллективы да читтә калмады. "Яшь йөрәкләр" вокаль-иструменталь ансамбле бу конкурста тәүге адымнарын атлады һәм, уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ансамбльнең җитәкчесе - Илһам Шакиров. Укытучы Миләүшә Хәкимуллина җыр номинациясендә катнашып - III дәрәҗә лауреат, укытучы Альбина Зөлкарнәева ялгыз бию номинациясендә II дәрәҗә лауреат булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Резеда Хаҗиева, Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев