САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман районы командасы "Аҗаган-2014" уенының финал этабында уңышлы чыгыш ясады

5-7 май көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" үзәгендә "Аҗаган-2014" хәрби спорт уенының финал этабы үтте. Финалга чыккан 14 район арасында Сарман районы да бар иде. Безнең районны икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы тәкъдир итте. Аның командиры Радмир Магалимов булды. Шулай ук команданың составында Раил Зәкиев, Тимур Вәлиев, Альфред Гимаев, Рәмис...

5-7 май көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" үзәгендә "Аҗаган-2014" хәрби спорт уенының финал этабы үтте. Финалга чыккан 14 район арасында Сарман районы да бар иде. Безнең районны икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы тәкъдир итте. Аның командиры Радмир Магалимов булды. Шулай ук команданың составында Раил Зәкиев, Тимур Вәлиев, Альфред Гимаев, Рәмис Ахунянов, Марсель Мөхәммәдҗанов, Полина Князева, Альберт Кәлимуллин, Данис Садыйков, Айнур Биктимеров, Виктория Филюта, Аделия Шәймөхәммәтова, Гөлшат Шиһапова, Рәмис Шәйхелисламов катнаштылар.

Полковник Сергей Севодин уеннарның төп хөкемдары булды.

Безнең команда түбәндәге номинацияләрдә урыннар алды:

Строевой хәзерлек һәм строй җыры - өченче урын

Ату буенча ярыш - икенче урын

Турникта тартылу (егетләр) - өченче урын

Кулларны бөгү-турайту (кызлар) - беренче урын

АК-74 автоматын сүтеп, җыю - икенче урын

Каршылыклар полосасы - беренче урын

ОЗК кию - икенче урын

Йөзү (эстафета) - беренче урын

Индивидуаль урыннар:

Радмир Магалимов - АК-74 автоматын сүтеп, җыю буенча икенче урын.

Раил Зәкиев - АК-74 автоматын сүтеп, җыю буенча өченче урын.

Гөлшат Шиһапова - кулларны бөгү-турайту буенча өченче урын.

Рамил Талибуллин, команданың җитәкчесе, Җәлил икенче мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, запастагы офицер.

Шулай ук укыгыз:

Икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы "Аҗаган-2014" уенының финал этабына үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев