САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга яздыру кампаниясе барышында #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких хэштегы белән "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧна яздыр" акциясе игълан итте. Аңа беренчеләрдән булып җәмгыятьнең генераль директоры Андрей Кузьмин кушылды. Акцияне хуплаучылар арасында министрлар, депутатлар, район башлыклары һәм башкалар бар. Шул исәптән үзебезнең район башлыгы - Фәрит Хөснуллин да. - Мин "Сарман"...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга яздыру кампаниясе барышында #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких хэштегы белән "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧна яздыр" акциясе игълан итте. Аңа беренчеләрдән булып җәмгыятьнең генераль директоры Андрей Кузьмин кушылды. Акцияне хуплаучылар арасында министрлар, депутатлар, район башлыклары һәм башкалар бар. Шул исәптән үзебезнең район башлыгы - Фәрит Хөснуллин да.

- Мин "Сарман" газетасына күптән язылдым инде, якыннарымны да яздырдым. Шуны әйтәсем килә - районда яшәп, газетага язылмыйча, район яңалыкларыннан хәбәрдар булмаган кешеләрне мин аңламыйм. Хәзер бит язылыр өчен почта бүлекчәләрендә озын чиратларда да торырга кирәкми - Дәүләт хезмәтләре порталы аша матбугатка язылу бик уңайлы, - диде Фәрит Мөнәвирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined