САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман кышка әзерме?

Быел Сарманда беренче тапкыр кар 1 ноябрьдә күренде.

Ул көнне һава температурасы көндез +2 булса, төнлә -1 иде. Ә Җәлил поселогында 25 октябрь көнне үк, кар төшкәли, дип хәбәр иттеләр. Казанда исә, кар 31 октябрьдә яуды, көне дә җылырак булган – көндез термометр уклары +3 күрсәткән.
Халык сынамышларына караганда, беренче яуганнан соң кар ныклап 40 көн узгач кына ята. Беренче кар көндез яуса — кыш салкын, төнлә яуса, җылы була икән.
Кар белән бергә тормыш-көнкүреш белән бәйле мәшәкатьләр дә туа. Ишегалларын, юлларны чиста тоту кебек эшләр дә өстәлә. Район территориясе юлларына Азнакай автомобиль юллары идарәсе һәм “Татавтодор” җәмгыяте оешмалары хезмәт күрсәтә. Алар авылларга керү юлларын да чистартып торалар. Ә авыл эчендәге урамнар җирле башкарма комитетлар тырышлыгы белән тәртиптә тотыла.
- Мактасалар, безгә күз тия башлый. Без үз хезмәтебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Һава шартлары кисәк бозылу очракларына алдан ук әзерләндек. Бүгенге көндә ике автогрейдер, дүрт катнаш юл машинасы, дүрт МТЗ тракторы юлларга чыгарга әзер. Өстәмә техника да ремонтлана, - диде “Татавтодор” җәмгыятенең Түбән Кама филиалы Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов.
- Бүгенге көндә Саклаубаш ягында юлларга комлы-тозлы катнашма сибәбез. Тәүлек буена дежур машина билгеләнгән. Беркетелгән мастерлар да кизү торалар, - диде без белешкән көнне Нәфис Мөнир улы.
Участок карамагына Чаллы-Сарман, Мөслимгә илтүче юллар беркетелгән. Шулай ук Карашай Саклау, Юлтимер, Нөркәй, Кәүҗияк, Рангазар юлларының да торышын тәэмин итәләр алар.
- Һава торышы үзгәрү сәбәпле, юлларда йөрү кыенлаша. Табигатьнең начар көне юк, дисәләр дә, аның кискен борылышларына һәрвакыт әзер торырга кирәк. Иминлек, иң беренче чиратта, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләреннән тора. Юл хаталарны кичерми, кагыйдәләрне төгәл үтәү, сак йөрү мөһим, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев