САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчыларына тиңнәр булмады

Узган атнада Азнакай шәһәренең "Юбилейный" стадионында IV ачык кышкы картинг ярышлары үтте. Узышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылдылар. Ярышларда Яр Чаллыдан, Алабугадан, Түбән Камадан, Лениногорсктан, Баулыдан, Урыссудан, Сарманнан, Бирсктан, Октябрьскийдан, Туймазыдан һәм Азнакайдан картингчылар катнаштылар. Алар "Пилот", "125 А", "125 Б", "Восход", "Супер-мини", "Ротакс-макс" классларында көч сынаштылар. "Пилот" классында...

Узган атнада Азнакай шәһәренең "Юбилейный" стадионында IV ачык кышкы картинг ярышлары үтте. Узышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылдылар. Ярышларда Яр Чаллыдан, Алабугадан, Түбән Камадан, Лениногорсктан, Баулыдан, Урыссудан, Сарманнан, Бирсктан, Октябрьскийдан, Туймазыдан һәм Азнакайдан картингчылар катнаштылар. Алар "Пилот", "125 А", "125 Б", "Восход", "Супер-мини", "Ротакс-макс" классларында көч сынаштылар. "Пилот" классында (8-15 яшьлек егетләр) Сарман гимназиясенең алтынчы сыйныф укучысы Риналь Сабиров җиңде, гимназиянең өченче сыйныф укучысы Артур Заһиров дүртенче булды. "125 А" классында (13-16 яшьлек егетләр) Сарман гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Айрат Фәрхетдинов җиңү яулады. "125 Б" классында (15-18 яшьлек егетләр) Әлмәт политехника техникумында белем алучы Сарман егете Илһам Шакиров беренче булды.

Гомумкоманда зачетында Сарман "Ялкын" командасы шулай ук җиңүче булып танылды.

Аида Габдрахманова, "Ялкын" картинг-клубы педагогы.

Риналь Сабиров (уртада)

Айрат Фәрхетдинов (уртада)

Илһам Шакиров (уртада)

"Ялкын" командасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев