15 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Сарман картингчыларына тиңнәр булмады
Узган атнада Азнакай шәһәренең "Юбилейный" стадионында IV ачык кышкы картинг ярышлары үтте. Узышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылдылар. Ярышларда Яр Чаллыдан, Алабугадан, Түбән Камадан, Лениногорсктан, Баулыдан, Урыссудан, Сарманнан, Бирсктан, Октябрьскийдан, Туймазыдан һәм Азнакайдан картингчылар катнаштылар. Алар "Пилот", "125 А", "125 Б", "Восход", "Супер-мини", "Ротакс-макс" классларында көч сынаштылар. "Пилот" классында...
-
ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыктылар
Районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәү очраклары 2013 нче елда 70 булып, узган ел бу күрсәткеч 230 га җиткән. Болар, билгеле, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланганнары гына. Шунысын да әйтергә кирәк: бу күрсәткечләр юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозучыларның артуы белән генә түгел, мондый төр...
-
Сарманлылар йолдызнамә буенча тукланалар
Газетабызның "Киңәш-табыш ярминкәсе" сәхифәсендә яңа рубрика ачып, аны "Йолдызлар ашханәсе" дип атарга булдык. Анда төрле йолдызлыклар астында туучыларның нинди ризыкка өстенлек бирүләре, нәрсәләр пешерергә яратулары турында язачакбыз. Сез дә үзегезнең "фирменный" рецептларыгызны башка газета укучылар белән дә уртаклашырсыз дип көтеп калабыз. Бүген сүз - Кәҗәмөгезләр турында. Кәҗәмөгез бик таләпчән, үз-үзенә...
-
Яңа ел бәйрәменнән соң Сарман урамнары үзгәргән
Яңа ел бәйрәме үткәч, район үзәгендә үзгәрешләр күренә башлады. Юл хәрәкәте знаклары чалшайган, иске әйберләр урамда ята. Италиядә Яңа елда тәрәзәдән иске әйберләрне тәрәзәдән ыргыту гореф-гадәте бар. Әллә сарманлылар да чит ил гореф-гадәтләре буенча яшәргә уйлаганнармы?
-
Сарманнан Индира Сабирова кәҗәләре белән бик дус
Безнең кәҗәләр белән төшкән фотолар конкурсы дәвам итә. Сарманнан Марина Сабирова кызы Индираның фотосын җибәрде. Индирага 10 яшь. Фотода ул иптәш кызы Нигина Тишканбаева белән җәй көне кәҗә "көтә".
-
Җәлилдә "Кар бөртекләре" кышкы мәктәп лагере каникуллар вакытында актив эшләде
Узган атнада Җәлил гимназиясенең "Кар бөртекләре" кышкы мәктәп лагерендә "Без талантлар эзлибез" конкурсы булды, балаларга янгын куркынычсызлыгы буенча видеофильм күрсәтелде, шулай ук спорт уеннары оештырылды, урамда кышкы уеннар уздырылды, "Кыш ясыйбыз" конкурсы оештырылды. Шулай ук лагерьда "Кем миллионер булырга тели?" уены үтте, балалар ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырылды, футболкаларны төрле темаларга...