САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагере балалары "Һәркемгә дус кирәк" исемле балалар иртәсендә булдылар

.

Сарман үзәк балалар китапханәсенә Сарман гимназиясенең мәктәп яны "Солнышко" лагере яңа "Звёздочка" отряды балалары кунакка килделәр. Балалар китапларның төрлесен күрделәр: әкият, шигырь, хикәя китапларын, үзең төртеп уйный торганын, җырлый, әкият сөйли торганын да. Бу матур китаплар арасында алар гел югалып калдылар: бөтенесен укыйсы, тотып карыйсылары килде. Китапханәче апалары аларны "Һәркемгә дус кирәк" исемле балалар иртәсенә дәште. Дуслык турында сөйләшү балаларга бик якын икән бит, чөнки аларның да дуслары бар, дус иптәше, дус песие, яки эте, дус китаплары. Дуслык турында күп кенә шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр белән танышкач, балалар дуслыкның бик кадерле, кирәкле сыйфат икәнен аңладылар, шундый китапларны күбрәк укырга теләк белдерделәр. Китапханәче апалары аларны тагын чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев