САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясендә “Кеше тәрбияләү” ,”Йөрәгемне балаларга бирәм” бәйгесенең йомгаклау этабы узды

Республика «Ел укытучысы» бәйгесе кысаларында тәрбия кадрларының профессиональ осталыгын үстерү максатыннан районда "Кеше тәрбияләү" ,"Йөрәгемне балаларга бирәм" бәйгесенең йомгаклау этабы 5 нче февральдә Сарман гимназиясендә узды. "Кеше тәрбияләү" бәйгесенең "Сыйныф җитәкчесе"номинациясендә 1нче санлы Җәлил урта мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Эльмира Габдрахманова җиңүче булды , ә Җәлил гимназиясеннән Эльмира Гәрәйшина,Сарман гимназиясеннән Айсылу...

Республика «Ел укытучысы» бәйгесе кысаларында тәрбия кадрларының профессиональ осталыгын үстерү максатыннан районда "Кеше тәрбияләү" ,"Йөрәгемне балаларга бирәм" бәйгесенең йомгаклау этабы 5 нче февральдә Сарман гимназиясендә узды. "Кеше тәрбияләү" бәйгесенең "Сыйныф җитәкчесе"номинациясендә 1нче санлы Җәлил урта мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Эльмира Габдрахманова җиңүче булды , ә Җәлил гимназиясеннән Эльмира Гәрәйшина,Сарман гимназиясеннән Айсылу Шәрипова һәм Иске Кәшер урта мәктәбеннән Альберт Ахметшин призер булдылар. "Кеше тәрбияләү" бәйгесенең "Педагог-оештыручы"номинациясендә Җәлил гимназиясеннән Елена Граханцева җиңү яулады. Зур Нөркәй мәктәбеннән Ильсинә Хафизова Һәм Сарман урта мәктәбеннән Эльвира Кәлимуллина призер булдылар.

"Йөрәгемне балаларга бирәм" бәйгесендә Зур Нөркәй мәктәбеннән Артур Шакиров җиңүче булды. Җәлил гимназиясеннән Әлфия Шайхутдинова һәм 2 нче санлы Җәлил мәктәбеннән Нәзифә Шангараева призер булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев