САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укытучысы самбо осталары әзерли

Районда күптөрле спорт дисциплиналарына өйрәтәләр. 2019 елда Сарман гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Айзат Харисов укучыларны самбога өйрәтә башлый.

Бу – педагогның үз проекты. Районда самбога нигез салучы, дияргә дә була аның хакында.

Бераз тарихка күз салсак, самбо Советлар Союзы чорында барлыкка килә. Русчадан тәрҗемә иткәндә, ул «үз-үзеңне коралсыз яклау» («Самозащита без оружия») дигәнне аңлата. 1966 елдан ул спорт көрәшенең халыкара төре булып таныла. 

2022 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән Бөтенроссия самбо көне барлыкка килә. Ул 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Айзат Харисов белән әңгәмә кордык.

– Айзат Фирдәвесович, тормышыгызны самбо белән бәйләргә Сезне нәрсә этәрде?

– Көрәш белән мин ун яшемдә шөгыльләнә башладым. Башта ул дзюдо булса, бераздан үзем өчен самбо дигән спорт төрен ачтым. Ул мине динамикалы булуы белән кызыктырды, аның белән шөгыльләнүчеләр көчле рухлы, ныклы холыклы булалар. Самбо тәнне генә түгел, рухны да ныгыта, үз-үзеңә ышанычны арттыра, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Бу – спорт кына түгел, ә яшәү рәвеше, чын ирләрне тәрбияли. Дөрес, бөтен кеше дә чемпион була алмый, ләкин һәр егет чын ир-ат булырга тиеш.

– Тренер буларак, Сезнең уңышларыгыз да шактый. Моның сере нәрсәдә?

– Минем уңыш сере – дисциплина, тырыш хезмәт һәм һәрбер спортчыга чын күңелдән ышану. Шәкертләремнең көчле якларын күрергә, авыр чакларда аларга терәк булырга тырышам һәм тагын да яхшырак булырга омтылырга өндим. Муниципаль, төбәк турнирларында, Бөтенроссия ярышларында Татарстан җыелма командасы составында район данын лаеклы яклаучы балалар белән горурланам. Алар җиңүче һәм призер исемнәренә лаек булалар, һәм аларның уңышлары минем үземнең казанышларым кебек үк кадерле.

Үземнең иң зур уңышым дип, солдат чагымда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр арасында призлы урын алуымны саныйм. 2004-2006 елларда Тула шәһәренең 106 нчы гвардия һава-десант дивизиясендә армия хезмәте үттем. Десантчы булу ныклы әзерлек таләп итә, бу миңа хәрби хезмәттә бик булышты.

– Уңышлы самбочы булу өчен нәрсә кирәк?

– Моның өчен күп эшләргә, түземле булырга һәм авырлыкларны җиңә белергә кирәк. Шунысын истә тоту мөһим: самбода иң көчлесе түгел, ә иң тырышы җиңә. Көн саен үзеңнең көчсез якларыңнан, ялкаулыгыңнан һәм куркуыңнан өстен булу өчен эшләргә кирәк. Үзеңне даими камилләштерү һәм тырышлык кына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, келәмдә генә түгел, тормышта да көчлерәк булырга ярдәм итә. 

– Хәзерге балалар белән эшләве авырмы? Нинди алымнар кулланасыз?

– Иң мөһиме – һәркемгә ачкыч табу һәм үрнәк булу. Үземне таләпчән дип саныйм, шул ук вакытта кул астымда тәрбияләнүчеләргә хөрмәт белән карыйм, аларга ярдәмгә киләм, ни өчен күнекмәләргә җитди карарга кирәклеген аңлатам. Балаларның үсешен күрер өчен, аларга төгәл максатлар куярга булышам. Ярышларда катнашу аларда көндәшлек рухы һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли. Спортчылар тренерның ышанычын һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзерлеген тоярга тиешләр.

– Сезнең улларыгыз да самбо белән шөгыльләнә, дип беләм. Аларга ташламалар ясамыйсыздыр инде?

– Әйе, Айюб белән Дауд башкалар белән бергә шөгыльләнәләр, тренировкалардан тыш та, өстәмә эшлиләр. Бернинди ташламалар юк, киресенчә, улларымнан тагын да күбрәк таләп итәм. Алар яшьтәшләренә һәм кечкенәрәк укучыларга үрнәк күрсәтергә тиеш, дип саныйм.

Дүрт яшьлек Якуб та абыйлары белән һәр күнекмәгә диярлек килә. Исхак –әле бәләкәй, аңа бер генә яшь.

– Тренер буларак үсәр өчен, нәрсәләр эшлисез?

– Әйе, һәрвакыт үсешкә омтылам. Яңа алымнар өйрәнәм, семинарларга йөрим, башка тренерлар белән тәҗрибә уртаклашам. Һәрбер күнекмәне анализлыйм, балалар белән эшләүнең тагын да нәтиҗәлерәк юлларын эзлим. Бер урында гына тормаска, шәкертләрең белән бергә үсәргә кирәк. Шул очракта гына алар иң яхшы күрсәткечләргә ирешәчәкләр. 

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Айзат Фирдәвесович. Проектыгыз дәвамлы булсын!

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев