САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман егетләре ил сакларга китәләр

Быелгы көзге чакырылышка кагылышлы законнарда үзгәрешләр дә бар.

 Бүген – 1 октябрь көнне Россиядә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Район хәрби комиссариаты алдан ук армия яшендәге егетләрне барлап,  тиешле документларны җыю, медицина күзәтүе үткәрүгә әзерлек эшен башлаган иде. Бүген исә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе армиягә беренчеләрдән булып китәчәк егетләрне комиссиягә чакырды. 
 Татарстан Республикасының Сарман һәм Мөслим районнары буенча комиссары Дашгын Гасановның хәбәр итүенчә, көзен армия сафларына дүрт дистәгә якын егетебез китәчәк.
 Быелгы көзге чакырылышта үзгәрешләр дә бар.
 - Әгәр армиягә чакырылучы егет отсрочкага хокуклы икән, отсрочканы аңа хәрби комиссариатка чакырып тормыйча да, ягъни электрон юл белән  бирергә мөмкин. Әгәр  ул отсрочкадан  файдаланырга теләми икән, бу хакта гариза яза ала, - ди хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Ленар Һадиуллин.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев