САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман балалары Нәүрүзне каршы алдылар

Бүген Сарманның Үзәк ял паркында борынгыдан килгән матур бәйрәмебез – Кышны озату һәм Яз гүзәлен каршы алу тантанасы үткәрелде.

Кыш бабай белән Яз гүзәле бәйрәмдә катнашучылар өчен төрле кызыклы уеннар оештырдылар, сәнгать осталары матур җырларын бүләк иттеләр, биюче кызларыбыз биюләре белән сөендерделәр. Карга боткасы белән пар атып торган самовар яныннан да кеше өзелмәде: уеннар карагач, тәмле ботка белән кайнар чәйдән авыз иттеләр. Бәйрәмнән аеруча балалар канәгать калдылар, бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев