САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарайлы нәниләре кошларны кышлатырга әзер

Урамда карлы,салкын кыш җитте. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен.

Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, кешеләрнең игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
   Без, Сарайлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, әти-әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, аларга җимлекләр ясыйбыз. Прогулка вакытында, җимлекләрне бакчабызда үсеп утырган агачларга элдек. Һәр көн саен аларга җимнәр сибәбез, кошчыкларның җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз белән без бик сөенәбез.
Кыш җиттеме, кошлар өчен
Без ашханә ачабыз,
Һәм кошларга эндәшәбез:
-Рәхим итеп ашагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев