Сарайлы мәктәбе укучысы республика бәйгесендә дипломга ия булды
Мәгариф

Сарайлы мәктәбе укучысы республика бәйгесендә дипломга ия булды

.

Сарайлы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ралинә Гәрәева, язучы, шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Морат иҗатына багышланган "Сихәтләнү" ("Исцеление") республика әдәби бәйгесендә катнашып, III дәрәҗәдә дипломга ия булды. Ралинә сәнгатьле итеп шигырьләр, әсәрләр укырга, яттан сөйләргә ярата. Бу - аның бәйгеләрдә беренче генә җиңүе түгел. Без аны тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.

 

Фото: мәктәп архивыннан.


Нет комментариев