САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Салават күпере» журналының «гөмбәле» саны беренче көндә үк сатылып беткән

Яңа санда балалар өчен гөмбә белән бәйле кызыклы әкият сюжеты тәкъдим ителгән.

 «Салават күпере» журналының сентябрьдә чыккан яңа санын беренче көнне үк Татмедиа постаматыннан сатып алып бетергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Салават күпере» журналының тугызынчы саны бик үзенчәлекле форматта — гөмбә формасында чыкты. Журнал эчендә төп герой — Гөмбә белән бәйле әкият урын алган. Аның сюжеты да кызыклы. Үзенең кем икәнен белмәгән Гөмбә урманга чыгып китә. Анда ул башка гөмбәләрне дә очрата. Шулай итеп, ул алар белән таныша, әмма берсе дә аны үз итми. Шул рәвешле, бала гөмбә төрләре белән таныша», — дип аңлатты ул. 

Баш мөхәррир журналның балалар күңеленә хуш килгәнен билгеләп узды. «Журнал кызыклы булмаса, беренче көнне үк Татмедиа постаматыннан сатылып бетмәс иде. Балалар журналны күреп, шакката. Дөрестән дә, ул татар матбугатында булмаган әйбер. Без моның белән бик горурланабыз», — диде ул. 

Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, журналдагы төп геройның нинди гөмбә булуын әкиятне укып бетергәннән соң белергә мөмкин. «Гөмбәнең нинди төре икәнен әйтмим, сер булсын. Бу „Салават күпере“ журналын укучы нәни дусларыбыз белә торган сер булсын. Әкиятнең ахыры хәерле бетә, рәсемдә күргәнебезчә, төп герой әнисе белән кочаклашып басып тора. Һәрвакыттагыча, без гөмбә белән бәйләп шигырь, табышмаклар да керттек», — диде ул. 

«Һәр яңа сүз өч телдә тәкъдим ителә: татарча, русча һәм инглизчә. Балаларыбызның күптелле мохиттә үсүләрен телибез. Журналда атаклы рәссамнар белән беррәттән, тәүге адымын ясаучы рәссамыбыз Руфинә Нотфуллина да бар. Ул гап-гади мәктәп укучысы. Беренче биттәге рәсем дә Руфинә тарафыннан ясалды. Без аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәбез. Бу талант иясен без алга таба да үстерергә ниятлибез», — ди мөхәррир.

Зилә Хөснетдинова журналның уртасында авторлык наклейкалар да урын алганын әйтте. «Бала аларны журналга ябыштырып, төрле уеннар уйный. Нәкъ менә уен аша баланың фикерләве, сиземләве, мантыйгы үсә. Шуңа күрә балалар белән вакытны үткәрергә кызганмаска кирәк. Соңгы тышлыкта гөмбә рәсеме бар. Аны буяганнан соң, QR код аша телефоннан караганнан соң, әлеге рәсем җанлана — гөмбә үсә башлый», — ди ул.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев